Кукмара районында «Тоннель» операциясе узачак
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында «Тоннель» операциясе узачак

Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.

3 ноябрь көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш–Кукмара» автомобиль юлының 52нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» профилактик чарасы үтәчәк.

Кукмара районының Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан кирәкле документларның булуын һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 


Нет комментариев