Җиңүчеләр Ижевск шәһәрендә Кукмара районы данын яклап чыгыш ясаячак.
Иске Юмья авылы балалар бакчасында «Пичи Чеберайёс но Батыръёс — 2026» («Кечкенә чибәркәйләр һәм батырлар — 2026») төбәкара балалар фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Бәйгедә катнашучылар өч номинациядә иҗади чыгышлар әзерләде: «Тон — мынам эше, мон — тынад эшед» («Син — минем дустым, мин — синең дустың»), «Мынам творчествое» («Минем иҗатым»), «Россия — пӧртэм калыкъёслэн дорзы» («Россия — төрле халыкларның дуслык йорты»).
Нырья авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче Евгения Файзуллина (җитәкчесе — Анастасия Романова) һәм Иске Юмья авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче Артемий Абрамов (җитәкчесе — Юлия Тукташева) җиңү яулады. Алар Ижевск шәһәрендә Кукмара районы данын яклап чыгыш ясаячак.
Фото: район мәгариф идарәсе
Нет комментариев