Пассажир билетны никадәр иртәрәк кире кайтарса, җыем күләме дә шулкадәр азрак булачак.
2026 елның 1 декабреннән Россиядә ерак арага йөрүче поезд билетларын кире кайтару кагыйдәләре үзгәрә. Билет бәясенең җыемы 1-10 проценты күләмендә артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия тимер юллары мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Түбәндәге шкала билгеләнә:
- 1 процент күләмендәге җыем — поезд кузгалып китәргә 45 тәүлек һәм аннан да күбрәк вакыт калганда кире кайтарганда;
- 3 процент күләмендә — 30дан 44 тәүлеккә кадәр срокта кире кайтарганда;
- 5 процент күләмендә — 10нан 29 тәүлеккә кадәр срокта кире кайтарганда;
- 10 процент — поезд кузгалып китәргә ун һәм аннан азрак тәүлек калганда кире кайтарганда.
Ерак арага йөрүче поездга билетны кире кайтарган өчен 3,7 сум күләмендәге җыем 2026 елның 30 ноябренә кадәр алыначак.
Фото: ИА «Татар-информ»
Нет комментариев