Татарстанлыларга музей һәм театрларга билетны МАКС аша сатып алырга мөмкин
Соңгы яңалыклар

Татарстанлыларга музей һәм театрларга билетны МАКС аша сатып алырга мөмкин

Билет сатып алу өчен МАКСта «Госуслуги Культура» мини-кушымтасына керергә һәм экранның сул аскы өлешендәге төймәгә басарга кирәк.

Татарстан Мәдәният министрлыгы республика халкына мәдәни чараларга билетларны МАКС мессенджерындагы «Госуслуги Культура» мини-кушымтасы аша сатып алырга мөмкин булуын искәртте, дип яза «Татар-информ» МА.

Сервис мессенджердан чыкмыйча гына афишалар табарга һәм кинога, музейларга, концертларга һәм күргәзмәләргә билетлар сатып алырга ярдәм итә. Кушымта Россиянең барлык төбәкләрендә дә кулланыла. Моннан тыш, аның аша «Пушкин картасы» программасы буенча билетлар алырга мөмкин.

Билет сатып алу өчен МАКСта «Госуслуги Культура» мини-кушымтасына керергә һәм экранның сул аскы өлешендәге төймәгә басарга кирәк. Аннары шәһәрне сайларга һәм кызыксындырган чараны табарга була. Эзләү өчен дата буенча фильтрлар һәм «Пушкин картасы» буенча түләү мөмкинлеге турындагы тамганы кулланырга мөмкин. Сатып алуны оештыручы сайтында тәмамларга була.

Мини-кушымтаны МАКСтагы сылтама буенча яки мессенджер эчендәге эзләү аша табарга мөмкин.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев