Рабига Гарәфи кызы райондашларын «Хезмәт даны»на язылырга чакыра.
Бүгенге көндә хуҗабикәләрнең хезмәтен техника зур тизлек белән алыштыра бара. Йорт эшләрен җиңеләйтү максатыннан, ниләр генә уйлап табылмый бит! Саный китсәк, үтүкнең дә нинди генә төрләре юк. Үзе уңайлы, үзе җиңел булган үтүк-отпаривательнең һәркемгә ярдәм итәчәген белеп, октябрь аенда район газеталарына язылучылар арасында әлеге бүләкне уйнатырга уйладык. Зур Кукмарада яшәүче Рабига Сафинаны чын күңелдән котлыйбыз! Ул исемлеккә кертелгән 335 кеше арасында 30нчы номер астында теркәлгән иде. Җиңүчене компьютердагы очраклы саннар генераторы программасында ачыкларга ярдәм иткән кукмаралы Алсу Мөбарәкшинага рәхмәтебезне белдерәбез.
Редакциябез үткәргән акцияләрдә даими катнашучы Рабига апа моннан 20 ел элек бер тартма конфет откан булган. Ә рус телендә чыгучы республика газетасы оештырган бәйгедә исә тәгәрмәчле сумка җиңгән. Бәхет бер елмайса елмая бит ул!
Рабига Гарәфи кызы тумышы белән Зур Кукмара авылыннан. Ул сигез балалы гаиләдә иң олысы булып дөньяга килгән. Авылдашы Рифат белән гаилә корып, яшь чакларында Магаданга эшкә чыгып киткәннәр, анда ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Рабига апа 34 ел буе мәгариф идарәсенең бухгалтериясендә хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккач, туган якларына кайтып төпләнгәннәр.
— 2002 елдан «Хезмәт даны»н алдыра башладык. Бер елны да калдырганым юк, бик эчтәлекле, — ди тугры укучыбыз.
Газетада иң элек кешеләр, аларның язмышлары турында укырга ярата икән. Университетны тәмамлаган оныгы башлангыч сыйныфларга белем бирә башлагач, мәктәп тормышына кагылышлы материалларны аеруча кызыксынып күзәтүен әйтте. «Төрле язмышларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны яктырткан язмалар күбрәк бирелсә иде. Бу авыр тема, әмма ул игътибардан читтә калырга тиеш түгел», — дип саный яңа танышым.
Рабига апа райондашларын да «Хезмәт даны»на язылырга чакыра. Аның фикеренчә, электрон вариант берничек тә газетаны алыштыра алмый.
— Өлкән буын кулга кәгазь тотып укуны өстенрәк күрә. Мин үзем интернетка кермим, һәр атна саен вакытлы матбугатны зарыгып көтеп алам. Анда көн саен кирәкле телевизион тапшырулар программасы да бар. Район газетасын алга таба да алдырачакмын, бүләгегез өчен бик зур рәхмәт, — дип саубуллашты ул.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев