Бу көннәр укучыларга яңа танышулар, якты тәэсирләр, файдалы тәҗрибә бүләк итте һәм киләчәкләре турында уйланырга тагын да күбрәк сәбәп бирде.
Районыбыз укучылары «Беренчеләр — аграр өлкәдә» проекты кысаларында оештырылган «Агролидер» профильле мәктәбендә катнашты.
Чара авыл хуҗалыгы һәм заманча агротехнологияләр белән кызыксынучы, Татарстанның 22 районыннан һәм Казан шәһәреннән килгән актив укучыларны берләштерде.
Белем бирү программасы кысаларында катнашучылар Казан дәүләт аграр университетында, Казан сөт комбинатында һәм «Биосфера ФИШ» предприятиесендә булдылар. Программаның мөһим өлешен республика аграр тармагы вәкилләре белән очрашулар тәшкил итте. Алар укучыларга заманча һөнәрләр һәм киләчәктә профессиональ үсеш мөмкинлекләре турында күбрәк белергә ярдәм итте.
Чараның аеруча истәлекле мизгеле Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашу булды. Аның җылы теләкләре балалар өчен аеруча әһәмиятле иде.
Нет комментариев