Әлеге чарага башкалабыз Казаннан, Татарстанның рәссамнар берлегеннән мөхтәрәм кунаклар килде.
Байлангар мәдәният йортында якташыбыз, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Атлас улы Шаһиев белән иҗади очрашу үтте. Фойеда картиналар күргәзмәсе оештырылды.
Әлеге чарага башкалабыз Казаннан, Татарстанның рәссамнар берлегеннән мөхтәрәм кунаклар килде.
Алар арасында Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, баянчы, журналист, пародист, юморист Алмаз Хәмзин, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш, Музыкант, композитор, педагог, жәмәгать эшлеклесе Рафинат Сәлахов, «Айбагыр» фольклор ансамбле солисткасы Нина Журавлева, «Мәдәни җомга» газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, Саба районыннан гомерен сәнгатькә багышлаган шәхес- Минислам Кәримов, Г. Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина, Татарстанның халык артисты Фәрит Мирзануров, Филология фәннәре докторы Зөфәр Мөхәммәтшин, республиканың халык рәссамы, Россия Федерациясе Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Мөдәррис Минһаҗевлар катнашты һәм чыгыш ясады.
Шушы чараны җитәкчеләр, Шаһиевлар гаиләсе оештырды, Казаннан кайткан мәртәбәле артистлар өч сәгатьтән артык концерт куйды.
Нет комментариев