Һава торышы: Татарстанда кар явуы көтелә
Соңгы яңалыклар

Һава торышы: Татарстанда кар явуы көтелә

Урыны белән Татарстан юлларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык барлыкка килә.

9 ноябрьдә Татарстанда циклон тәэсирендә урнашкан тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Республикада, Казанны да кертеп, кар явачак. Урыны белән иртән буран булачак. Моннан тыш, урыны белән Татарстан юлларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык барлыкка килә.

Төнге +1...-4 градуслардан соң (көнчыгышта -7 градуска кадәр) көндез республика буенча һава 0...+4 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +2...+4 градуска кадәр).

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев