Дөрес файдаланган очракта һәр робот ун кешенең хезмәтен башкара алачак.
Казан идарәче компанияләре йорт яны территорияләрен тоту өчен 28 автоном робот-җыештыручыга заказ биргән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Әлеге роботлар Казанда урам себерүчеләр кытлыгын өлешчә тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, бүгенге көндә ул 877 кешене тәшкил итә.
«Операторлар әзерлек узган инде. Роботлар алмаш насадкалар белән җиһазландырылган: кышын аларны кар җыю өчен, җәен себерү өчен кулланырга планлаштыралар», — дип билгеләп үтте Гыйниятуллин.
Дөрес файдаланган очракта һәр робот унга кадәр кешене алыштыра алачак икән. Шул рәвешле 28 машина 280 кешене алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев