Татарстанда 300дән артык кешегә менингококк инфекциясеннән прививка ясалган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 300дән артык кешегә менингококк инфекциясеннән прививка ясалган

310 вакцина ясалган, шул исәптән — 225 бала.

Бөгелмә лагеренда авырып киткән кыз бала вафат булганнан соң, Татарстан Республикасында 300дән артык кешегә менингококк инфекциясеннән прививка ясатканнар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

«310 вакцина ясалган, шул исәптән — 225 бала. Яңа очраклар (менингококк инфекциясе) юк», — дип сөйләделәр.

1 ноябрьдә 12 яшьлек кыз лагерь медпунктына мөрәҗәгать иткән була, икенче көнне аны хастаханәгә салалар. 2 ноябрь көнне 17:15 сәгатьтә табиблар яшь пациентның үлемен терки. Беренчел диагноз — менингококк инфекциясенең яшен тизлеге, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия. Кызның үлеме факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев