Кукмарада коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте
Ришвәтчелеккә юл юк

Кукмарада коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

Анда район башлыгы Сергей Димитриев, оешма-предприятие, авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Бүген район советы бинасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, оешма-предприятие, авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты. 

Кукмара муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү Комиссиясенең элек кабул ителгән карарлары үтәлешенә анализ белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рашат Гарифуллин чыгыш ясады.

Кукмара муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының муниципаль милек белән идарә итү, муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру эшенең торышы турында районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының бүлек җитәкчесе Эльвира Насыйбуллина таныштырды. Утырышта шулай ук район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рахматуллин чыгыш ясады. Ул үзәк дәваханәдә коррупцияне профилактикалау чараларын оештыру турында сөйләде.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев