Сессия эшен район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.
Бүген район советы бинасында Бишенче чакырылыш Кукмара муниципаль районы Советының чираттагы унынчы утырышы үтте. Анда районның 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 елларның план чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина чыгышы тыңланды.
2027 елга һәм 2028 һәм 2029 елларның план чорына район бюджеты проекты турында, бу елның 9 аенда Кукмара район бюджеты үтәлеше турында, 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына район бюджеты турында Финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова исә Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрүнең барышы белән таныштырып узды. Сессиядә шулай ук Кукмара муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр проекты тәкъдим ителде һәм башка мәсьәләләр каралды.
Сессия эшен район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев