Татарстанда кемнәрнең вакытыннан алда пенсия алачагы билгеле
Соңгы яңалыклар

Татарстанда кемнәрнең вакытыннан алда пенсия алачагы билгеле

Пенсияне тиешле тәкъдим бирелгән көннән билгелиләр.

Штатны кыскарту яки оешманы бетерү аркасында эшен югалткан пенсия алды яшендәге гражданнар иминият пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты әгъзасы Александр Волошин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Мондый мөмкинлек «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы законның 51нче статьясында каралган. Моның өчен гражданинга мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм эшсез статусын алырга кирәк.

«Белгечләр белем, квалификация, тәҗрибә, эш урыны һәм хезмәт хакын исәпкә алып туры килә торган вакансияләрне сайлап алачак», – дип билгеләп үтте Волошин.

Әгәр кешене эшкә урнаштырып булмаса, аңа пенсияне билгеләнгән вакытыннан алда рәсмиләштерергә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Шул ук вакытта ир-атлар өчен кимендә – 25 ел, хатын-кызлар өчен 20 ел иминият стажы таләпләрен үтәргә кирәк. Моннан тыш, 2026 елда ким дигәндә 30 индивидуаль пенсия коэффициентын туплау таләп ителә.

Эш белән тәэмин итү хезмәте стаж турында мәгълүматны Россиянең социаль фондыннан соратып ала. Документларны тикшергәннән соң гражданинга пенсияне вакытыннан алда билгеләү турында шәхси тәкъдим бирелә. Әгәр ул риза булса, документлар Социаль фондка җибәрелә, ул соңгы карарны кабул итә. Пенсияне тиешле тәкъдим бирелгән көннән билгелиләр.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев