Китап укырга яратабыз: Вахит китапханәсендә кунакта булдык
Соңгы яңалыклар

Китап укырга яратабыз: Вахит китапханәсендә кунакта булдык

Китапны укып бетергәч, вакытында китапханәгә тапшырырга кирәк.

Без сыйныф җитәкчебез Рәзилә Габидуллина белән авылдагы китапханәгә сәяхәт ясадык.

Анда безне ачык йөзле, мөлаем Ландыш апа Рәхимуллина каршы алды. Ландыш апа китапханә белән таныштырды. Ул безгә матур-матур китаплар, журналлар күрсәтте. Китапларны саклап тотарга, битләрен ертмаска, төрле рәсемнәр ясап, аларны бозмаска өйрәтте. Китапны укып бетергәч, вакытында китапханәгә тапшырырга кушты.

Мин үземә бер матур китап алдым. Ул китапта кызыклы рәсемнәр, матур шигырьләр бик күп. 

Китапханә, сәяхәт миңа бик ошады. Кабат монда матур, кызыклы китаплар алырга киләчәкмен. 

Зөһрә ШАҺАБЕТДИНОВА, Вахит башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы

Фото: шәхси архивтан


Нет комментариев