Коллектив җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Әхмәтов.
Яшел Үзән районындагы «Мирас» лагеренда XIV Республика балалар фольклор коллективларының «Моңлы тамчы» фестиваленең финалы узды. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесе оештырды.
Районыбыздагы Починок-Сутер авыл клубының «Инвожо» балалар удмурт фольклор ансамбле фестиваль лауреаты булды. Коллектив җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Әхмәтов.
Өч көн дәвамында катнашучылар өчен мастер-класслар һәм интерактив программалар оештырылды. Фестиваль балалар фольклор коллективларының гала-концерты белән тәмамланды.
Нет комментариев