Эшләмәүче пенсионерларның Россия буенча уртача пенсиясе августта 25 850 сум тәшкил иткән.
Россиянең 13 төбәгендә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе август аенда 30 мең сумнан артып киткән. Бу хакта РИА Новости Россиянең социаль фонды мәгълүматларына нигезләнеп хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Социаль Фонд мәгълүматларына караганда, түләүләр дәрәҗәсе буенча Чукотка автономияле округы (43 986 сум), Камчатка крае (39 419 сум), Магадан өлкәсе (39 192 сум), Ненец автономияле округы (40 096 сум), Ханты-Манси — Югра (38 487 сум), Ямал-Ненец АО (38 108 сум), Мурманск өлкәсе (35 660 сум), Сахалин өлкәсе (35 169 сум), Якутия (34 626 сум), Төмән өлкәсе (33 480 сум), Коми Республикасы (33 018 сум), Архангельск өлкәсе (32 895 сум) һәм Мурманск өлкәсе (35 661 сум) лидер булды.
Эшләмәүче пенсионерларның Россия буенча уртача пенсиясе августта 25 850 сум тәшкил иткән.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев