Спектакль балаларны уйланырга, яхшылык белән яманлыкны аерырга, дуслыкның һәм бердәмлекнең кадерен белергә дә өйрәтте.
Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Халиков җитәкчелегендәге «Мөнбәр» татар театры артистлары Кукмараның 3нче урта мәктәбендә Гөлүсә Батталованың «Тылсымлы пароль» исемле әкиятен сәхнәләштерде.
Тамаша барышында балалар артистлар белән бергә вакыт һәм тарих буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыкты. Алар борынгы Болгар чорында булып кайтты, ә аннары йөз ел алга — роботлар заманына килеп эләкте. Сәхнәдәге вакыйгалар аша укучылар үткән белән киләчәкне бәйләгән тылсымлы дөньяга чумды.
Спектакль балаларны уйланырга, яхшылык белән яманлыкны аерырга, дуслыкның һәм бердәмлекнең кадерен белергә дә өйрәтте. Артистларның чыгышы, вакыйгаларның үзенчәлекле үстерелеше онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков билгеләп үткәнчә, бу спектакль — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе нигезендә башкарылган проект.
Туган телебезне саклап, тарихыбызны белгән, күркәм республикабызда татар теленең әһәмиятен аңлаган очракта гына без үз тамырларыбызны онытмыйча, милли үзенчәлегебезне саклап кала алабыз. Үткәннәрне белү, туган телне хөрмәт итү — киләчәк буыннар алдында да зур җаваплылык.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев