Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга суд карары буенча 45 мең сум күләмендә штраф салына. Шулай ук алар ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Кукмара районында яшәүче гражданин Р. агымдагы елның 30 июлендә, 21.19 сәгатьтә, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, Аш-Буҗи — Мәмәшир" автоюлының 9нчы чакрымында «Лада Искра» автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,991 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Кукмара районында яшәүче гражданин Ф. агымдагы елның 2 августында, 23.04 сәгатьтә, исерек хәлдә, «Мамадыш — Кукмара — Кәркәүч — Сасмак» автоюлының 19нчы чакрымында «Лада» автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,043 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозуда гаепләнүче суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза тапшыра.
Кукмара районында яшәүче гражданин В. агымдагы елның 4 августында, 21.37 сәгатьтә, исерек хәлдә, Нырья авылының Комсомол урамындагы 58нче йорт янында «Рено Сандеро» автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,901 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Кукмара районында яшәүче гражданин Р. агымдагы елның 21 августында, 16.00 сәгатьтә, исерек хәлдә, Кукмараның Магистральный урамындагы 65нче йорт янында «Лада» автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,819 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев