Яшәү өчен көрәш — тормыштан алынган язма
Тешләрен шытырдатып кысып, куллары белән урын-җирен умырып тотты, шунда гына аягының берсе — тездән югары, икенчесе тездән түбән киселгәнлеген аңлады.
Бәла көтмәгәндә килде. Егерме яшьлек егетнең аякларын кистеләр. Ничек болай килеп чыкты соң әле бу? Таза, сау-сәламәт егет, авылда яшәү бик авыр булганлыктан, азрак акча туплап кайту нияте белән Себергә килеп, тимер юлга эшкә урнашты. Бу якның кырыс табигатенә дә, авыр эшкә дә күнегелгән, күпмедер акча да тупланылган, инде авылга кайтып китәргә дә озак вакыт калмаган иде.
Ул көнне иртәдән үк бик каты буран чыгып, юлда берни күренмәс, ишетелмәс булды. Мөхәммәтҗан үз өстенә зур тизлек белән килгән поездның шәүләсен генә хәтерли. Аны аңсыз килеш хастаханәгә илтеп салганнар.
Өч көн аңсыз ятканнан соң, ниһаять, күзләрен ачты, башта үзенең кайда икәнен аңламады. Тирә-якка таралган ис үлем белән тартышып яткан Мөхәмәтҗанны күзен ачып карарга мәҗбүр итте. Бераздан, күз алдындагы томан таралып беткәч, бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Ул берүзе, ак халат кигән хатын-кыз гына мичтә тиреле ит кисәкләре яндыра иде.
Бераз яткач, бөтен гәүдәсендә авырту тоеп, ыңгырашып куйды. Сызлануына түзә алмыйча, өстеннән юрганын алып атты. Тешләрен шытырдатып кысып, куллары белән урын-җирен умырып тотты, шунда гына аягының берсе — тездән югары, икенчесе тездән түбән киселгәнлеген аңлады.
Бу минутта аны бары бер уй борчыды: ул хәзер ничек яшәр, киләчәктә аның белән нәрсә булыр?
Шәфкать туташы, Мөхәмәтҗанның аңга килгәнен күреп:
— Уяндыңмы, улым? — дип, чын күңелдән сөенеп, башыннан сыйпады да табибны чакырырга чыгып китте.
Урта яшьләрдәге ир-ат, кереп:
— Яңадан тууың белән котлыйм, — дип, аны тыңлап, тикшереп карады да, нидер язып, кәгазьләрне шәфкать туташына бирде.
Хастаханәдә бик озак ятканнан соң, яралар әкренләп төзәлде. Мөхәммәтҗанны туган ягына озатып җибәрделәр. Каршы алган туганнары авылга алып кайттылар.
Типсә тимер өзәрдәй егет гарип булып, култык таягына калды. Әти-әнисе исән булганда, авылда әле яшәргә мөмкин иде. Алар вафат булып, апалары да бер-бер артлы кияүгә чыгып киткәч, Мөхәммәтҗанга яшәү кыенлашты.
Озакламый сугыш башланды. Ул үзе шикелле тормышның ачысын-төчесен татыган ятимә кыз белән танышып, гаилә корып җибәрде. Бик авыр булса да, әкренләп протез киеп йөрергә дә өйрәнде. Протезын салгач, аягының сызлавына чыдый алмыйча йокламый чыккан төннәре бик күп булса да — бирешмәде.
Ул бервакытта да тик тормый, иртән торгач, сызланулары азрак кимүгә, үзенә берәр шөгыль, эш таба. Мөхәммәтҗан бик тырыш, һәр эшкә оста булып, өй эчендәге башлары боҗралап ясалган карават, идәннән түшәмгә кадәр сырлап, бизәкләп эшләнгән биек шкаф, өстәл-урындыклар — барысына да аның кулы тигән иде. Көнкүрештә кирәк булган бернәрсәне дә читтән эзләп йөрмәделәр, ул үзе ясады. Кирәк әйберне күршеләргә дә эшләп бирде.
Хатыны да бик уңган, тырыш булып, бакчаны эшкәртеп, бәрәңге утыртып, кош-корт, мал-туар асрап көн күрделәр.
Ниһаять, канкойгыч сугыш бетте, күптән көтелгән Җиңү килде. Бер-бер артлы балалары туып-үсеп, эшкә булыша башладылар. Тормышны алып баруы җиңел булмаса да, савым сыерны сатып, өй җиткезеп керделәр, каралты-кура да төзек, караулы иде.
Култык таяклары белән генә йөрсә дә, Мөхәммәтҗанга илнең төрле почмакларында булырга туры килде. Ул, поездга утырып, кирәкле җиренә бара, үз эшен башкарып кайта иде.
Балалары да бик үҗәт булып, тормышта үз юлларын сайладылар, тырышып укып, кеше булдылар.
Хәзерге вакытта төп нигездә Мөхәммәтҗанның улы яши, башка балалары да туган йортка эзне суытмыйлар. Бу өйдән чыккан әрвахларга атап, һәр елны Коръән укытыла.
Мөхәммәтҗанның нәселе дәвам итә, инде балалары үзләре әби-бабай булып, оныклар үстерә. Аңа гына бу көннәрне күрү насыйп булмады, әрнү-сызланулы йокысыз төннәр, аяусыз чир аны дөньядан иртә алып китте.
Бу тормышта берәүләр әз генә авырлыкка да түзә алмыйча сына, ә икенчеләр исә авыр язмышка дучар булса да (андыйларга карата кешеләр дә аяусыз), сусыз чүлдә үсеп чыккан гөл кебек каяндыр дым табып, өскә — кояшка үрмәли, биеклеккә күтәрелә.
Әлеге язманың герое Мөхәммәтҗан үз гомерендә бик күп кимсетүләргә дучар ителсә дә, тормышны яратты, авырлыкларга бирешмичә, күпләргә үрнәк, көчле рухлы булып яшәде.
Мәгъмүрә МӘРДАНОВА, Кукмара
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев