Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Югары Чура мәктәбендә туризм буенча спорт мастеры Елена Азина призына ярышлар узды

Әлеге чара быел алтынчы тапкыр үткәрелә

Югары Чура мәктәбендә туризм буенча спорт мастеры Елена Азина призларына спорт туризмы буенча ачык ярышлар узды. Әлеге чара быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Анда районның җиде мәктәбеннән килгән укучылар көчләрен сынап карады.


– Бу чараны беренче тапкыр үткәргән вакытта мәктәптә шартлар бик юк иде. Шулай да ул вакытта ук ярышларга Арча педагогия көллиятеннән, Нок­рат Аланы шәһәреннән катнашучылар килде. Быел чара яңа, төзекләндерелгән мәктәптә уза, монда мөмкинлекләр күпкә яхшы. Шуңа күрә алдагы елларга аны киңрәк итеп үткәрергә, чит районнарны да чакырырга планлаштырабыз. Чөнки туризм ул – бик кызыклы юнәлеш, аның белән мавыгучылар елдан-ел арта, – дип сөйләде Югары Чура мәктәбенең физик тәрбия укытучысы һәм туризм түгәрәге буенча тренер Андрей Афанасьев. 


Елена Сергеевна белән даи­ми рәвештә элемтәдә торабыз, ул һәр елны ярышка бүләкләр, медальләр алып кайта дип билгеләп үтте тренер. Әмма бу юлы эше белән бәйле рәвештә чарада катнаша алмады. Мәктәпкә аның әнисе Галина һәм әтисе Сергей Азиннар килгән иде. 
Галина Павловна үзе дә кырык ел әлеге белем йортында технология һәм сәнгать дәресләре укытып лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә алар балалары, оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. 
– Мин үзем дә кечкенәдән спортны яраттым, физкультура дәресләрендә яки берәр ярышта ахыргы урын алуны, гомумән, күз алдына да китерми идем. Бу мәхәббәт еллар узгач та сүрелмәде. Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек, аларны да спортны яратырга өйрәттек. Уртанчы кызыбыз Елена 9 сыйныфка кадәр Югары Чура мәктәбендә белем алды, укытучысы Андрей Николаевич ярдәмендә беренче туризм серләренә төшенде. Аннары шушы башлангычны Арча педагогия көллиятендә дәвам итте, анда тренеры Фәрит Минхәеров булды. Үзенең булдыклылыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсен алуга иреште. Бүгенге көндә ул Казан химия-технология институтында хезмәт куя. Әлеге чара исә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия, үзен спорт белән тәрбияләгән бала начарлык эшләми, тормышта да югалып калмый, – дип сөйләде Галина Азина. 

Нәфис Рәхимов, Ядегәр мәктәбенең 7 сыйныф укучысы:
– Кечкенә чакта телевизордан туризм турында тапшыру караганнан соң, үземдә дә шундый кызыксыну барлыкка килде. Һәм икенче сыйныфта туризм түгәрәгенә йөри башладым. Без атнага өч тапкыр кичке сәгать дүрттә мәктәптә җыелабыз. Спортзалда бауларны сузып шөгыльләнә башлыйбыз. Мәктәпкә ремонт ясалгач, анда бөтен шартлар да бар. Моннан тыш, су буенда да бау­лар сузып шөгыльләнәбез, басуга йөгерергә чыгабыз. Ә май ахырында бөтен мәктәп белән поход оештырабыз, ул бик мавыктыргыч уза. Туризм – бик кызыклы шөгыль, ул мускулларны ныгыта, физик яктан чыныктыра, миңа бик ошый. Бу юнәлештә төрле ярышларда катнашырга тырышам, медаль, грамоталарым да күп. Игезәк энекәшем бар, ул да туризмны үз итә. 

Зәлинә Галиева, 
Югары Чура мәктәбенең                     9 сыйныф укучысы:
– Туризм түгәрәгенә биш-алты ел йөрим, миңа бик ошый. Биеклектән курыкмаска өйрәндем, ул тормышта тагын да зуррак үрләр яуларга ярдәм итә. Түгәрәккә атнага ике-өч тапкыр җыелабыз. Башта урамда йөгереп керәбез, күнегүләр ясыйбыз, аннары кыяга менү белән шөгыльләнәбез. Бу чарага да без ныклап әзерләндек. Елена Сергеевнаны да шәхсән беләм һәм киләчәктә үземне дә аның кебек сынап карарга телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев