Чарлы авылында яшәүче Леонид Харжавин 90 яшьлеген билгеләп үтте
Туган көн иясенә район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.
Кукмара районының Чарлы авылында гомер итүче Харжавин Леонид Павлович үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге хезмәткәре Әлфия Петрова, Чарлы авыл җирлеге башлыгы Эдуард Козлов котлады. Алар юбилярга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.
Леонид Павлович гомере буе күмәк хуҗалыкта умартачы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән ике ул, бер кызга гомер бирәләр. Бүгенге көндә балаларының үз тормышлары. Юбиляр кече улы Виктор гаиләсе белән бергә, аларның кайгыртуын, ихтирамын тоеп яши. Леонид Павловичның 5 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев