Уены-чыны бергә: Кирәксез будильник
Бервакыт авылдагы туганнарыма кайттым. Бу җәйнең яңгырлырак елы иде.
Җәмәгать, пенсиягә чыктым бит әле. Әгәр дә илле биш яшем тулган көнне үк пенсиягә китсәм, мине кырык ел буе татлы йокымнан дер калтыратып уяткан будильникны тотып атам, дигән сүзем бар иде. Шулай иттем дә. Аттым, ләкин бакчадагы йомшак балчыклы түтәлгә алып чыгып. Ә идәнгә тотып бәргән булсам ватылыр, кирәге чыгар дип уйладым. Соңыннан будильникның балчыкларын чистартып, аны шкафның бер почмагына бастырып куйдым. Кирәге чыкты тагын.
Мин – пенсионер, вакытым күп, ә туганнарым вакыттан да күбрәк. Елның 12 аенда туганнарымның хәлен белеп йөри башладым. Авылга кайтсам – ае белән, шәһәргә барсам – унар көн хәл беләм. Вакыт та үтә, үзенә күрә бер рәхәтлек тә алам. Мин кунак булган йортта бәлеш, өчпочмак, дучмак, китәсе көнне коймак пешә. Өйгә кайткач үлчәнсәм, икешәр килограммга артуым ачыклана. Ашау байдан, дигәндәй, үтә бит, үткәндә ашарга кирәк, үтмәгән чаклары да булыр, диләр. Менә шулай пенсиягә чыгуның рәхәтлеге – кунактан-кунакка йөрү.
Бервакыт авылдагы туганнарыма кайттым. Бу җәйнең яңгырлырак елы иде.
– Мин йоклый торган бүлмәгездә гел дым исе генә, – дип әйтеп ташладым.
– И-и-и туганкаем, – дип тотынды мине сүгәргә. – Үзеңнең өеңдә дым исе юктыр, нигә атлаган саен монда кайтып йөрисең? Өеңдә генә ят. Кунакның кадере өч кенә көн.
Дөресен генә әйткәндә, ул шулай мине күктән җиргә төшерде. Кечкенә чагымда әниемнең дә: “Кунакның кадере өч кенә көн”, – дип әйткәне бар иде. Беренче көнне барасың, икенче көнне сумкаңны тутырасың, өченче көнгә саубуллашып кайтып китәсең. Әниемнең сүзләре онытылган шул.
Менә шулай, җәмәгать, кунак-кунак йөреп, туганнарыма борчу тудырып, артык эш ясыйм икән бит. Аларга эшкә дә чыгып китәсе, малын да карыйсы, әле мине дә кунак итәсе була, шуны аңладым. Шул көннән соң үз кадеремне үзем белергә өйрәндем. Хәзер инде кеше борчып йөрисем килми, өемдә генә кунак булып, ятасым килсә ятып, торасым килсә торып яшәп ятыш. Дөньяның иң рәхәте үз өеңдә икән ләбаса. Кырык ел буе эшләп, бер дә ватылып карамаган будильникның кирәге чыккалап тора, ярый әле идәнгә тотып бәрмәгәнмен, димен.
Ничек шулай кырык еллап ул сәгать ватылмый яшәгән, диярсез. Чөнки аны Совет заманында булсынга диеп эшләгәннәр, “әйдә-ярар”га түгел. Хәзерге шикелле чит ил әйберсе түгел. Алар гына бер табак һәм бер калактан икешәрне ясап базарга җибәрәләр. Аннан аларның сыйфаты да шундыйрак була.
Менә шулай, дуслар, безнең заманда пенсиягә чыгуның биш елга кимерәге эләкте. Шулай да рәхәтләнеп яшибез. Йөрәк һаман да унсигездә, тик сәламәтлек кенә какшый кебек. Пенсиядә булсаң да, һич югында өеңдә үзеңә бер шөгыль табарга кирәк. Бу үзеңне кирәкмәс итеп сизмәс өчен.
Хәзер кешегә бик кереп булмый, һәркемнең капкасы бикле. Капкаңны ачып куйсаң, “коронавирус очып керә”. Ярар инде, өйдән генә телефон аша хәлләрне белешәбез. Анысы да начар түгел бит.
Әй пенсия, пенсия,
Ул бит айга бер килә.
Бу айда тотылып бетсә,
Икенче айга тагын килә, – дип сөенеп яшәп ятыш.
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев