Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмаралы: Ни өчен Кукмара үзәгендәге күпердә су җыела?

Үзәк урамдагы ремонт барышында әлеге мәсьәләне дә исәпкә алсыннар иде.

Минем Кукмара үзәгендәге күпер турында фикеремне җиткерәсем килә. Хәзер көннәр әкренләп көзгә авыша, яңгырлар ява башласа, җәяүлеләргә аннан үтү тагын зур проблемага әйләнәчәк. Чөнки машиналар, выжылдап узып, кешеләрнең өстен су белән коендырып китә. Бервакыт олы яшьтәге апаның шундый авыр хәлдә калганын күрдем, бөтен өсте пычранып беткән иде. Аны шулхәтле жәлләдем, өйгә алып кереп, сөртенергә, киемнәрен рәткә китерергә булыштым. Шундый вакытларда машина йөртүчеләргә дә, бераз мәрхәмәтлелек күрсәтеп, әкренрәк узарга буладыр. Ә ник бу турыда һаман су җыела икән? Су китү урыннары ни өчен каралмаган? Үзәк урамдагы ремонт барышында әлеге мәсьәләне дә исәпкә алсыннар иде.

Нурзия, Кукмара

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk