Нәкыя һәм Камил Хәмитовлар: Безнең балачак булды да, булмады да
Сугыштан соңгы еллар авырлыгы нәкъ менә аларга – балачакларында бер телем ипигә, шикәргә тилмереп үскән буынга эләкте бит!
Алар тәмам өлгереп, җитлегеп, актан караны аера башлаган чорга җиткәч кенә кавыша. Зур Кукмара егете Камил Хәмитовка бу вакытта – 34, Янил авылы кызы Нәкыя Абаевага 30 яшь була.
“Гомерне йоклап үткәрмәдек”, – ди Камил абый. Шулай булмый ни?! Сугыштан соңгы еллар авырлыгы нәкъ менә аларга – балачакларында бер телем ипигә, шикәргә тилмереп үскән буынга эләкте бит! Ә аннан, җитлегә барган саен тагын тормышка әзерлек, тырышып, булдырыйм дип эшләү, балаларны кеше итү...
Аларның, нарат бүрәнәләреннән үз куллары, үз көчләре белән салынган зур, якты өйләрендә иң элек сүзне гаилә мәсьәләләренә кагылмыйча, нәкъ менә шул чорлардан башладык.
– Безнең балачак булды да, булмады да, өебез су буенда иде. Әтине сугышка алдылар. 7 яшьтән Нурминкә буенда болынлыкта каз көтүе көттек. Иртән кояш белән уяталар, – дип сүзен башлады Камил абый. – Унбер оя каз, димәк, син тагын ун йортның казлары өчен дә җавап бирәсең. Көне буе каз саклаганнан соң, кичен шуның өчен йорт чиратыннан бер тәлинкә аш белән баллы чәй бирәләр, аңа сөенәм, чөнки өйдә шикәр юк. Әти дә сугышта әсирлеккә эләгеп, озак йөреп кайтты.
Ә инде Кукмарага укырга йөри башлавы аның күңелендә өскә дә, аягына да юньле киеме булмавы белән саклана. Чабата киеп, мәктәпкә бара, өйгә кайтканчы инде ул тишелеп туза, үкчәләр канап чыга, алар төне буе сызлыйлар, җитмәвенә туздырма, чабата алырга акча юк дип, әнисе дә ачулана. Ә гаиләдә 5 бала, ашарга юк... Бер ел белем алгач, дусты Тәфкил, тракторчылар училищесында ашарга да, кием дә бирәләр дип, аны укырга китәргә күндерә. Таныклык алуга, төркемнәре белән 21 кешене Казахстанга чирәм җирләрне үзләштерергә чакыралар. Өлкәннәрдән анда тамак тук булачагын ишеткәнгә күрә, яшүсмерләр еракка бик теләп китәләр. 50 килограммлы капчыкларны чәчкечләргә бушатырга көчләре дә, буйлары да җитмәгәч, аны бүлеп-бүлеп салалар. Өр-яңа тракторлар, бераздан яшүсмер Камилгә дә аның берсен ышанып тапшыралар. Тырышып эшләгәнгә күрә, хезмәт хакы да чыга, өенә кайтканда хәтта бодай язып бирәләр. Ул шуның кадәр мул була ки, Кукмара элеваторыннан үзенә бирелгән тиешле бодайдан хәтта күршеләргә, сорап килгән авылдашларга да өлеш чыгаралар. Ул чорда авыл халкының ипи пешерергә түгел, хәтта умач уарлык та оны булмый. Армия хезмәтеннән кайткач, үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә шофер, аннан кирпеч заводында эшли ул. Янгын сүндерү частенда 13 ел җитәкчелек иткәннән соң, гомуми стажы 43 ел булган Камил абый лаеклы ялга чыга.
– Төрле чаклар булды, шулай да тормышның авырлыгын сизмәдем, – дип елмая ул. Бәлки янында ныклы терәге – Нәкыясы булу да балачак һәм үсмерчак авырлыкларын, гаилә мәшәкатьләрен оныттыргандыр?
Нәкыя апаның да әтисе Гарифулла, 1941 елда сугышка алынып, Суслонгерда җәһәннәм газапларын күрә. Ә балачагын искә алганда аның күңелендә биш хатирә аермачык саклана. Күз алдында шкафка куелган караңгы яшькелт төстәге, ак төрткеле алабута ипие, аның әчкелт тәме әле дә тел очыннан җуелмаган... Кичке якта арттан качып кына каравылчы өенә баргач, кайвакытта анда бераз гына бодай куырып бирәләр... Шаянлык көчле: чабата күтәрмәсен абыйсы ясап бирә дә, ул, аны сындырып, абыйсы шакмак тапканчы, өйдә утыра... Янилнең “Татар куагы”ндагы басуга яз көне өшегән бәрәңге эзләп барганда каяндыр аягына эләккән күн итек белән кереп киткәч, батып калып чыга алмавы... Өйдәгеләр күрмәгәндә, ишле гаиләгә бәрәңге әрчегән арада, курка-курка гына, гармун телләрен тартырга өйрәнүе...
Әйе, Нәкыя апа бик оста итеп гармун, баянда уйный, мандолина чиертә, җырлый иде. Иде дип, шуңа әйтүем, олыгая төшкәч, әлеге “һөнәр”ләрен читкәрәк куярга туры килә аңа. “Гармун-баян авыр, ә менә тальян булса уйнар идем”, – ди ул.
Әйткәнемчә, алар инде кулларында ныклы һөнәр булгач кавышалар. Нәкыя апа бу вакытта Югары Чура мәктәбендә укытучы булып эшли, Камил абый – шофер. “Бер күрүдә бер-беребезне ошаттык, – ди Камил абый. – Берничә ай гына очраштык та өйләнештек. Улыбыз Рөстәм, кызыбыз Гөлнараны үстереп, укытып, тормыш юлына озаттык”.
– Янилдә Нәкыя исемле укытучы булган, әнием миңа шуның хөрмәтенә бу исемне биргән. Элек бит башка һөнәргә өйрәтмиләр иде, мин дә укытучы булырга уйладым. Ул вакытта дәрәҗәле хезмәт. 40 ел педагогик стажым бар. Бер генә әйбергә, бу өлешен эшләп бетермәгәнмен дип үкенәм, – Нәкыя апа. – Укучыларга йомшаграк эндәшергә кирәк икән. Чөнки аның гаиләсендә, өендә нинди халәт икәнен без күп очракта аңлап, белеп бетермәгәнбез.
“Бер-беребезгә җаным, бәгырем дип әйтерлек булмады, эш белән үтте гомеребез. Аллаһы Тәгалә гомерне биргән, бер-беребезгә юл куймасак, бу яшькә кадәр яшәмәгән дә булыр идек. Ярый әле бер-беребезгә терәк без дип сөенеп, көндәлек планнар корып яшибез. Мин иртән чәй әзерләсәм, Камил ярты сәгатьләп гимнастика ясап ала. Көн дәвамында ишегалларын бер әйләнеп кереп, үзенә эш таба. 88 яше тулган көнне, 14 сентябрьдә республикабыз Рәисен сайларга барам дип тора. Ә минем исә үтәлмәгән бер генә нәзерем борчый: яшь чагымда чиккән сөлгемне Сабантуйда иң соңгы килгән атка бирәсем бар иде. Анысын да үтәсәм иде дип хыялланам. Үзебезнең көч белән тыйганнардан тыелып яшәп ятыш. Кешегә начарлык эшләү кирәк түгел, яхшылык кылмасаң да, кешегә яхшы сүз әйтергә кирәк, дим мин.
Менә шулай итеп Нәкыя апаның сабырлыгы, үткенлеге, Камил абыйның үҗәтлеге, тыйнак һәм төпле булуы, эшкә булганлыгы белән бергәләп үрелгән гаилә “бишеген” алар 55 елга якын бер-берсен аңлап, санлап, хөрмәт итеп тибрәтәләр. Әлеге бишекнең чылбыры әле бик күп көннәр өзелмәсен, нык булсын иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев