Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара әти-әниләрен бердәм мәктәп формасы турындагы сорау борчый

Әлеге сорауга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннан мондый җавап алынды.

Районда бердәм мәктәп формасы булдыру турында ишеткәч, күп кенә әти-әнинең башына кайгы төшкәндер. Өч ай каникулның бер ае узып та китте. Санаулы көн тиз үтә, яңа уку елына да күп калмый. Бердәм мәктәп формасы юнәтүнең, бер яктан, матди ягы борчыса, икенче яктан, кайда тектерергә дип баш ватам. Тегү фабрикасында заказ алмыйлар, башка ательеларда тукыма юк, диләр. Быелга кызымның мәктәп киеме кечкенә калды, яңартырга кирәк. Ел саен андый кием тектереп булмый бит, әгәр быел «иске» форма алсак, икенче елга бердәм мәктәп формасы кирәк дип сорамаслармы?

Минем хәлгә калган әти-әниләргә нишләргә? Нигә ул законны кабул иткәч, тормышка ашыруын да уйлап бетермиләр икән?!

Өч бала әнисе
 
Әлеге сорауга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннан мондый җавап алынды:

- 2022-2023 уку елы дәвамында әти-әниләр советы, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар һәм укучылар белән бик күп сөйләшүләр алып барылды. Һәрберсенең киңәшләрен, ризалыкларын исәпкә алып, яңа уку елыннан әкренләп яңа мәктәп формасына күчәргә кирәк, дигән карар кабул ителде. Күчеш ике ел дәвамында башкарылачак. Тегү фабрикасы, беренче сыйныфка керүчеләр өчен заявкалар кабул итеп, малайлар һәм кызларга бердәм формалар текте. Фабрика хезмәткәрләре декабрь аена кадәр башка укучыларга да тегәчәк. Алар өлгермәгән очракта, шәхси тегүчеләргә мөрәҗәгать итәргә була. Әмма заказ бирсәң дә, үзең тексәң дә, мәктәп формасының артикулы, маркасы, коды, моделе, төсе сакланырга тиеш. 
Сораулар туган очракта, район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. 

Фото: «Татар-информ» МА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk