Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмара районында яшәүче: Әллә замана, әллә укыту программасы үзгәрдеме?

Инде яллар җитте дип шатланырга да өлгермәдек, укытучыбыз җәен укырга бер кочак әдәбият исемлеге җибәрде.

Ниһаять, укучылар, бигрәк тә аларның әти-әниләре өчен зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар җитте. Арып-талып эштән кайтканнан соң, бала белән дәрес әзерләргә, шул арада ашарга хәстәрләргә дә кирәк иде. Башлангыч сыйныфларда аеруча барысын да контрольдә тоту зарур шул. Инде яллар җитте дип шатланырга да өлгермәдек, укытучыбыз җәен укырга бер кочак әдәбият исемлеге җибәрде. Илледән артык әсәрне укып, дәфтәргә аның турында кыскача язарга, үз фикереңне калдырырга да кушты. Шушы хәбәрне кызыма җиткергәч, чын мәгънәсендә, аның кәефе кырылды. Ел буе тырышып белем алып, хәзер авылда әби-бабай янында рәхәтләнеп ял итәм, көне буе урамда уйныйм дип хыялланган баламны үзем дә жәлләп куйдым. Ул әсәрләр бит берничә битле түгел, ә тулы бер китап. Димәк, кызым бер көн дә калмыйча китап тотып утырмаса, сентябрьгә кадәр өй эшен башкарырга өлгермәячәк дигән сүз. Без мәктәптә укыганда, укытучылар: «Каникулда укучы ял итәргә тиеш», - дип әйтәләр иде. Белмим, әллә замана, әллә укытучылар, әллә укыту программасы үзгәрдеме?

Гөлия, Манзарас

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X