Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Украинада һәлак булган рядовой Рузил Сабирҗанов белән хушлаштылар

2 июльдә райондашыбызга 22 яшь тулган булыр иде.

Бүген Кукмарада Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган рядовой Рузил Айнур улы белән хушлаштылар.

Рузил Сабирҗанов мотоукчы батальонының танкка каршы взводында танкка каршы идарә итүче ракеталар бүлегендә оператор булып хезмәт иткән. 2 июльдә райондашыбызга 22 яшь тулган булыр иде.

Рузил белән хушлашырга район җитәкчелеге, якыннары, дуслары, күршеләре һәм битараф булмаган шәһәр халкы килгән иде.

«Бу - барыбыз өчен дә зур фаҗига. Рузил безнең күз алдыбызда үсте, ул бик тыйнак, тәртипле егет иде. Аның әти-әнисе дә - бик тырыш, хезмәт сөючән кешеләр. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен, Рузилнең урыны җәннәттә булсын», - дип сөйләде Сабирҗановлар гаиләсенең күршесе Әлфинур Сабитова.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    И Балакай кузгэ куренугэ югалдын бит...ХОДАЕМ зинхар Милэушэ белэн Айнурга сабырлык бир!Без сезне бик яратабыз!

    erid: 2VtzqxWHLUk