«Вахитов» җәмгыятенең Тырыш фермаларында яңа мал тораклары төзелә
Кукмара районына РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше Департаменты директоры Сергей Воскресенский, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Гелүс Баязитовлар килде.
Кукмара районына Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше Департаменты директоры Сергей Воскресенский, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Гелүс Баязитовлар килде. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм «Вахитов» җәмгыятенең генераль директоры Нәфыйк Хөсәенов каршы алды. Кунаклар «Вахитов» җәмгыятенең Тырыш авылындагы фермасында булдылар, яңа төзелә торган мал торакларын карадылар.
Нәфыйк Хөсәенов кунакларны хуҗалыкның күрсәткечләре белән таныштырды. Бүгенге көндә җәмгыятьнең сөрүлек мәйданнары 10 мең 786 гектарны тәшкил итә. Бу елның май аена хәтлек 901 миллион сумнан артык тулаем продукция җитештергәннәр. Билгеле, аның төп өлешен терлекчелек продукциясе алып тора. Бүгенге көндә хуҗалыкта барлыгы 12 мең 127 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 4 мең 412се — савым сыерлар.
Көндәлек тулаем савым — 138 тонна. Үрчем алуга да зур игътибар бирелә, бозауларда уртача тәүлеклек артым 1 килограммнан югары. Әлеге саллы саннарның артында, әлбәттә, кеше хезмәте ята. Бүгенге көндә җәмгыятьтә барлыгы 437 кеше эшли. Аларның уртача хезмәт хакы 66 мең сумнан артып китә.
Әлеге күрсәткечләргә «Вахитов» җәмгыятенең Тырыш бригадасы да саллы өлеш кертә. Әлеге бригаданың директоры Геннадий Андреевның сүзләренә караганда, хуҗалыкның Тырыш ягында 1 мең 800 гектар сөрүлек җирләре бар. Бүгенге көндә бу якта барлыгы 110 тирәсе кеше хезмәт куя.
«Без барлык эшләрне дә оешкан төстә алып барырга тырышабыз. Язгы кыр эшләрен уңышлы гына башкарып чыктык. Хәзерге вакытта кукуруз араларын эшкәртәбез, корткыч бөҗәкләргә каршы агу сибәбез», — дип сөйләде Геннадий Андреев.
Шул ук вакытта терлекчелекне дә аксатмыйлар, ферма территориясендә зур төзелеш эшләре алып баралар. Әле 2021 елда гына биредә 480шәр сыер сыйдырышлы өч мал торагы, берьюлы 40 сыер саварга сәләтле «карусель» формасындагы саву залын берләштергән сөтчелек комплексы куллануга тапшырылган иде. Инде 2024 елда тагын яңа төзелешкә алынганнар. Бүгенге көндә территориядә эш кайный: төзелеш материаллары, ком, таш төягән машиналар тыз-быз йөреп тора. Әлеге комплекс 500әр сыер сыйдырышлы ике мал торагыннан һәм берьюлы 72 сыер саварга сәләтле «карусель» формасындагы саву залыннан торачак. Геннадий Андреевның сүзләренә караганда, төзелеш эшләре көзгә таба төгәлләнеп, беренче сентябрьгә абзарларга мал кертергә исәплиләр.
Бүгенге көндә Тырыш фермасында барлыгы 4004 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1240 савым сыерлар. Көндәлек тулаем савым 44 тоннаны тәшкил итә. Яңа төзелә торган мал тораклары бу күрсәткечләрне тагын да арттырырга ярдәм итәчәк һәм күпме эш урыннары булачак дигән сүз бит.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев