Бәйрәм бик эчтәлекле һәм җылы мохиттә узды.
Октябрь аеның беренче көннәрендә матур бәйрәмнәрнең берсе — Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көннәрдә төрле җирләрдә өлкән буын вәкилләрен котлау, хөрмәтләү, аларга игътибар һәм җылы мөнәсәбәт күрсәтү чаралары уза. Без дә бу матур традициядән читтә калмадык.
Балалар бакчасында озак еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкән буын вәкилләрен чәй табынына чакырдык. Алар өчен бу очрашу аеруча кадерле булды. Чөнки кайчандыр үзләре эшләгән бакчага килү, хезмәттәшләре белән күрешү күңелдә җылы хисләр уята.
Бәйрәм чарасына шулай ук районның мәгариф бүлегендә хезмәт куючы хезмәткәрләр дә кунак итеп чакырылган иде. Бу көнне бакчабызда чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Өлкәннәр бәйрәме белән беррәттән, күптән түгел генә билгеләп үтелгән «Бакча хезмәткәрләре» көне дә күңелләребездә әле яңгырап торганлыктан, чара икеләтә мәгънәгә ия булды.
Бәйрәм бик эчтәлекле һәм җылы мохиттә узды. Нарасыйларыбызның сөйләгән шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре кунаклар өчен иң матур бүләк булды. Сабыйларның ихлас чыгышларын өлкәннәр елмаеп, сөенеп кабул иттеләр. Аларның күзләрендә горурлык та, сагыну да, балаларга булган җылы мәхәббәт тә чагыла иде.
Очрашу барышында матур хатирәләр яңартылды. Ветераннарыбыз үзләре хезмәт иткән елларны сагынып искә алдылар, хезмәттәшләре, балалар, бакча тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр. Еллар үтсә дә, күңелдә калган хатирәләрнең һаман да кадерле булуы ачык сизелде.
Безнең бакчада хезмәт куйган һәр ветеранның үз тарихы, үз өлеше бар. Алар еллар дәвамында балаларга белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, бакчаның үсешенә, аның район һәм республика күләмендә танылуына зур өлеш керттеләр. Үз һөнәрләренә тугрылык, балаларга булган мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм сабырлык — бүгенге буын хезмәткәрләре өчен дә алардан калган зур мирас.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең хезмәтегез, тәҗрибәгез һәм изге күңелегез бакчабыз тарихында тирән эз калдырды. Алга таба да һәр көнегез җылы сүзләргә, матур очрашуларга һәм сөенечле мизгелләргә бай булсын!
Рәфига Зыязетдинова, шәһәрнең 2нче номерлы катнаш төрдәге «Чулпан» балалар бакчасы тәрбиячесе
Фото: шәхси архивтан
Нет комментариев