Райондашыбыз — хәсрәтләрне күп кичергән кеше.
Байлангар авылында туып-үсеп, иптәш кызы белән колхоз юлламасы буенча Кукмара кирпеч заводына эшкә килгән һәм моннан 66 ел элек Зур Кукмара авылына килеп булып төшкән Дамира Сәлмәнованың бүген матур юбилее.
— Заводта эш авыр, түләү аз иде, шулай да мин анда ун ел эшләдем. Аннан соң Кукмара тегү фабрикасына күчеп, егерме биш ел дәвамында киемнәр тектем. Без теккән киемнәр ил буйлап таралды. Кайда гына эшләсәм дә, хезмәтемне намус белән башкардым. Эшем дә югары бәяләнде, Мактау грамоталары белән бүләкләндем. Еллар буе фабриканың Мактау тактасында тордым, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдым, — ди ул.
Дамира апа ишле гаиләгә килен булып килә. Тормыш иптәше Яппар Сәлмәновның әти-әнисе, әтисенең сеңлесе, Яппарының өч җиткән сеңлесе белән тату, килешеп яшиләр алар. Өлкән буынны кадерләп тәрбияли, сеңелкәшләрне исә хөрмәтләп башлы-күзле итә ул.
Дамира апа — хәсрәтләрне күп кичергән кеше. Илле яше тулгач, тормыш иптәше вафат була, берничә ел элек кызын югалта…
Юбиляр Зур Кукмара авылының иң матур йортларының берсендә улы Раниф, килене Гүзәлия тәрбиясендә гомер итә. Хәер, Гүзәлиясен килен дип атамый да ул, «Кызым», — ди.
«30 ел дәвамында бер тапкыр да сүзгә килмәдек, шөкер, әниле-кызлы кебек яшибез», — ди.
Дамира апаны 90 яше белән котлап, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова ап-ак чәчәк бәйләме һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Аны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевлар да тәбрик иттеләр.
Фото: Регина Мусина
Нет комментариев