Хезмәт, сабырлык, өмет: Зур Кукмарада яшәүче Дамира Сәлмәнованың хатирәләргә бай тормыш юлы
Кеше һәм аның эше

Хезмәт, сабырлык, өмет: Зур Кукмарада яшәүче Дамира Сәлмәнованың хатирәләргә бай тормыш юлы

Еллар уза тора, әйбәт кенә яшәгәндә, тормышлар җиңеләйде дигәндә, авыр кайгы килә...

Мин Байлангар авылында туганмын. Биш бала, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәбездә күтәреп, ул вакытның барлык кыенлыкларын күреп үстек. Әмма без үзебезгә җиңеллек эзләп чит җирләргә чыгып китмәдек. Бәхетебезне тырыш хезмәт белән туган җиребездә табарга кирәк дигән тәрбия алдык. Бу әти һәм әни васыяте иде. Без аны намус белән үтәдек. 

Тормыш юлыбызны бишебез дә колхоз фермасында башладык. Байлангар җидееллык мәктәбен тәмамлагач, миңа, олы бала буларак, алга таба уку насыйп булмады. Гаиләгә булышлык итү өчен, кайда акча түлиләр, шунда ялланып хезмәт куярга туры килде. Бер ел фермада эшләгәч, унтугыз яшемдә Киров якларына киттем. Без, Байлангар авылыннан бер төркем яшь кызлар, алты айга берничә ел рәттән шунда барып торф чыгара идек. Байлангардан Гамилә Шәрәфиева, Тәгъзимә Галиева, Асия Кәримуллина, Гайшә Хөрәмшина, Мөслимә Хәбирова, Хәлимә Закировалар белән бер бригадада эшләдек, гел алдынгы урыннарда бардык.

Бригадирыбыз бик оста оештыручы, ана җанлы хатын Газбикҗамал исемле иде. Эш авыр, көн дә су эчендә уналтышар сәгатъ эшләп, ике норма үтәдек. Без Кировтагы бригадалар арасында беренче урынны алгач, ел ахырында һәрберебезне Кировның өлкә башлыгы, үзе килеп, тегү машиналары белән бүләкләде. Бу зур сөенеч булды. 

Алга таба Кукмарада колхозларда зур төзелешләр башланды. Мин иптәш кызым Фирдәүсә Мөбарәкшина белән колхоз юлламасы буенча Кукмара кирпеч заводына эшкә киттем. Заводта эш авыр, түләү аз иде, шулай да мин анда ун ел эшләдем. Аннан соң егерме биш ел тегү фабрикасында хезмәт куйдым. Без теккән киемнәр ил буйлап таралды. Кайда эшләсәм дә, хезмәтемне намус белән башкардым. Эшем дә югары бәяләнде, Мактау грамоталары белән бүләкләндем. Еллар буе фабриканың Мактау тактасында тордым. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдым. 

Дамира Сәлмәнова еллар буе фабриканың Мактау тактасында тора, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.
Дамира Сәлмәнова еллар буе фабриканың Мактау тактасында тора, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

Шәхси тормышыма килгәндә, 1960 елда Зур Кукмара авылында яшәүче Яппар Сәлмәновка тормышка чыктым. Монда да тормыш җиңелләрдән димәс идем. Гаилә ишле, әти-әни, әтинең сеңлесе, өч җиткән кыз — иремнең сеңелләре белән бергә тату, килешеп яшәдек. Бу бик тәртипле гаилә иде. Дин кысылган елларда да каената егерме биш ел авылда имам булып торды. Иптәшем гаиләдә бердәнбер малай булгач, мин әти-әнине карауны, сеңелләрен башлы-күзле итүне үземә бурыч итеп куйдым. 

Еллар уза торды, әйбәт кенә яшәгәндә, тормышлар җиңеләйде дигәндә, авыр кайгы килде. 1984 елда илле яшендә иптәшем үлеп китте. Бу безнең өчен зур югалту булды. Сиксән яшьлек бабай, җитмеш биш яшьлек аның сеңлесе, унөч яшьлек малай ятим калды. Биемем аңа кадәр тугыз ел элек вафат булган иде. Гаиләмне бөтен итеп тоту өчен миңа бик күп тырышырга, сабыр булырга туры килде. Каенатам 88 яшьтә, аның сеңлесе 93 яшьтә безгә риза-бәхил булып, хәер-догаларын калдырып, бакыйлыкка күчтеләр. Ике баламны да укытырга, һөнәрле итәргә тырыштым.

Кызым Назирә, техникум белеме алып, пешекче-мастер булып эшли иде, кызганычка, бүгенге көндә вафат. Аның ике баласы калды: Лилия белән Рәмис. Алар да бүгенге көндә башлы-күзле, үз тормышлары бар. Малаем Раниф Казан төзүчеләр институтын тәмамлап, төзүче-инженер белгечлеге алды. Бүгенге көндә Кукмара шәһәренең «Ремстройсервис» оешмасы җитәкчесе булып эшли. Киленем Гүзәлия белән бер-берсен хөрмәт итеп, үз тырышлыклары белән яшиләр. Уллары Ислам, югары уку йортын тәмамлап, Казанда хезмәт куя һәм яши. Мин бүгенге көндә улым Раниф, киленем Гүзәлия тәрбиясендә кадерле әби булып гомер кичерәм. 

Дамира Сәлмәнова (Камалова), Зур Кукмара

Фото: гаилә архивыннан


Нет комментариев