Мопед яки питбайкта хәрәкәт иткән үсмер юл-транспорт һәлакәтенә юлыкса һәм нәтиҗәдә кешеләр сәламәтлегенә зыян килсә, кайбер очракларда аның әти-әнисенә карата да җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
Минем улыма — 14 яшь. Быел җәй көне ул мопед алып бирүебезне сорады. Әмма без, аның яше кечкенә булуын һәм бу төр транспортның куркыныч икәнен исәпкә алып, каршы килдек. Интернетта мототранспорт катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан очракта баланың әти-әнисен хәтта җинаять җаваплылыгына да тарту мөмкинлеге турында укыдым.
Бу мәгълүмат дөресме?
Әминә, Кукмара.
Әлеге сорауга район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фәхретдинов Фирдүс Каниф улыннан мондый җавап алынды:
— Мопед һәм скутер белән идарә итү өчен «М» категорияле йөртү таныклыгы кирәк. Аны алуның төп шарты — 16 яшькә җитү. Мотоцикл руле артына шулай ук 16 яшь тулган һәм «А1» категорияле йөртү таныклыгына ия булган үсмерләр генә утыра ала. Моннан тыш, юлда хәрәкәт иткәндә тизлек режимын саклау һәм махсус экипировка — мотошлем, мотокуртка, перчатка, махсус аяк киеме куллану мөһим.
Сез интернет челтәреннән укыган мәгълүматка килгәндә, ул дөрес. Мопед яки питбайкта хәрәкәт иткән үсмер юл-транспорт һәлакәтенә юлыкса һәм нәтиҗәдә кешеләр сәламәтлегенә зыян килсә, кайбер очракларда аның әти-әнисенә карата да җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 151.2 маддәсе балигъ булмаган баланы тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга белә торып җәлеп иткән өчен җаваплылык билгели.
Шуны аерым билгеләп үтәргә кирәк: әлеге маддә мототранспортны сатып алуның үзенә генә кагылмый. Җаваплылык ата-ана баласын белә торып куркыныч гамәлләргә җәлеп иткән очракта каралырга мөмкин. Әйтик, әти-әни яшүсмергә питбайк сатып ала һәм аңа тиешле саклану чараларын күрмичә, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатмыйча, гомуми кулланылыштагы юлларда йөрергә рөхсәт итә. Мондый очракта баланың да, әти-әнисенең дә гамәлләренә хокукый бәя бирелә.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев