Моңа кадәр Россия Хәрби Көчләренең штат саны соңгы тапкыр дәүләт башлыгы тарафыннан быелның 12 июнендә артты.
РФ Кораллы көчләренең штат саны 2 399 130 кешедән, шул исәптән 1 510 000 хәрби хезмәткәрдән, 2 441 630 кешегә кадәр арттырылды. Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия Федерациясе Саклану министрлыгына федераль бюджеттан әлеге Указның 1 пунктын гамәлгә ашыру өчен кирәкле бюджет ассигнованиеләрен бүлеп бирүне күздә тотарга», — диелгән документ текстында.
Шул рәвешле, Кораллы Көчләрдә 42,5 мең кешегә, шул исәптән 41,5 мең хәрби хезмәткәргә, күбрәк булырга тиеш. Моңа кадәр Россия Хәрби Көчләренең штат саны соңгы тапкыр дәүләт башлыгы тарафыннан быелның 12 июнендә артты.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев