«Агымсу» ансамбле тамашачыларга үзләренең матур моңнарын бүләк итте.
Арча шәһәрендә Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара баянчылар һәм гармунчылар бәйгесе, «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале булып узды.
Бәйгедә Татарстанның районнарыннан, шулай ук Казан, Киров өлкәсе, Йошкар-Ола һәм Башкортостан Республикаларыннан талантлар җыелган иде. Кукмара районы исеменнән бу зур бәйрәмдә «Агымсу» ансамбле, лаеклы катнашып, тамашачыларга үзләренең матур моңнарын бүләк итте.
Фото: район Мәдәният йорты
Нет комментариев