Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 20нче автомобиль җибәрелде
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 20нче автомобиль җибәрелде

Район халкы ярдәм җыюда актив катнаша, хәрбиләргә кирәкле әйберләрне үз мөмкинлекләреннән чыгып әзерли.

«Сугышчан кардәшлек. Кукмара» төркеме тарафыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларга чираттагы ярдәм — «Нива» автомобиле җибәрелде. 

«Бу — 20нче автомобиль. Транспорт чарасы белән бергә район халкы тырышлыгы белән тупланган гуманитар ярдәм дә юлга чыкты. Аның эчендә махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәкле төрле әйберләр дә бар: исемле посылкалар, маскировка челтәрләре, резин итекләр, йокы капчыклары һәм башка кирәк-яраклар», — дип хәбәр итте төркем җитәкчесе Радик Габдрахманов. 

Һәр посылка артында — кемнеңдер игътибары һәм күңел җылысы. Район халкы ярдәм җыюда актив катнаша, хәрбиләргә кирәкле әйберләрне үз мөмкинлекләреннән чыгып әзерли. Маскировка челтәрләре дә волонтёрлар һәм битараф булмаган кешеләр тарафыннан даими үрелә.

Егетләр өчен мондый ярдәмнең һәрберсе зур әһәмияткә ия: автомобильләр көндәлек хезмәттә кирәк, ә җибәрелгән әйберләр аларның көнкүрешен җиңеләйтергә ярдәм итә.

Фото: Радик Габдрахманов


Нет комментариев