Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараның “Комсомол” мәйданында “Безнең ишегалды” фестивале узды

“Безнең ишегалды” программасы нәтиҗәләре 1,5 миллионга якын татарстанлыга, шул исәптән 300 меңнән артык балага кагылды. 5174 ишегалды төзекләндерелде.

Кукмараның “Комсомол” мәйданында “Безнең ишегалды” дип аталган игелекле күршеләр фестивале узды. Анда республика активы вәкиле Марат Җаббаров, Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлеге секретаре Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. 

- Быел җәй төзекләндерү һәм иҗтимагый киңлекләр булдыру буенча зур программа башлануга 10 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул вакыттан бирле республикада 400дән артык җәмәгать киңлеге – парклар, яр буйлары, скверлар һәм бульварлар төзелде һәм яңартылды. Төзекләндерүдә чираттагы адым “Безнең ишегалды” республика программасы булды. Республикада миллион ярым кеше яши торган йортлар янында уңайлы территорияләр барлыкка килде. Программа ахырына республикада 8 мең яңартылган, уңайлы ишегалды барлыкка килергә тиеш, - диде республика активы вәкиле Марат Җаббаров.

2020 елдан “Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән республикабызда “Безнең ишегалды” программасы киң колач алып тормышка ашырыла башлады. Фестиваль кунаклары әлеге программаның  кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынтысы турында сөйләде. 

Кукмара муниципаль районы территориясендә 55 ишегалды территориясе бар, республика программасын гамәлгә ашыру чорында аларның 25е төзекләндерелде. Сергей Димитриев билгеләп үткәнчә, җирле хакимиятнең һәм актив халыкның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә аралашу һәм ял итү өчен уңайлы урыннар булдырылды.

- Республикабызда бик күп федераль һәм республика программалары эшли. Бу проектлар нәтиҗәсендә социаль объектлар төзелә, капиталь төзекләндерелә, территорияләребез яңартыла. Шуның нәтиҗәсендә кешеләрнең тормыш сыйфаты уңай якка нык үзгәрә. Районыбыз күпсанлы программаларда актив катнаша, - диде Сергей Димитриев.
Чара барышында “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Фестивальдән соң “Татарстанда җәй” проектының бер өлеше буларак, Татарстан Республикасы язучылар Союзы делегациясе белән очрашу, башкала артисты һәм җирле үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт булды. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-классларда да эшләде.

Кыскача мәгълүмат:
“Безнең ишегалды” программасы нәтиҗәләре  1,5 миллионга якын татарстанлыга, шул исәптән 300 меңнән артык балага кагылды. 5174 ишегалды төзекләндерелде. 2019 елда ишегалларын төзекләндерү һәм яңартуны күздә тотып, “Безнең ишегалды” программасын булдыру инициативасы белән “Бердәм Россия” сәяси партиясе чыкты. Программа 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан - Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча эшли башлады. Ул партиянең әлеге идеясен хуплады һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында шунда яшәүчеләр белән фикер алышырга тәкъдим итте. 5 ел дәвамында “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республикада күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” республика программасын тормышка ашыра. Башка төбәкләрдә аның аналоглары юк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев