Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Кукмара районыннан хәрби хезмәткәр «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

2023 елның 20 декабре Станислав Ивановның хәтеренә мәңгегә кереп калачак. Якташыбыз иптәшләре белән Харьков өлкәсендәге бер торак пункт янындагы урман-полосасында хәрби бурыч үтәгәндә минага баса һәм җитди җәрәхәтләр ала.

«Маэстро» позывнойлы якташыбыз Станислав Иванов 2023 елның октябрендә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

...Иске Юмья авылы клубында узган, Бөек Җиңүгә багышланган концерттан соң күп кенә танышларыбыз хәрби Станислав Ивановның гитарада уйнап җырлаганын үзенең статусларына куйды. Якташыбыз чыгышын хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган барлык ир-егетләргә багышлады. Күпләрнең күзләрен яшь пәрдәсе каплап алды. Бу илебезнең иминлеге, тыныч күк йөзе, якты киләчәк өчен көрәшүче хәрбиләргә карата горурлык һәм рәхмәт хисләренең чагылышы иде.

«Мин мәктәп елларыннан ук гитарада уйныйм. Хәтта чит җирләрдә дә үземнең яраткан уен коралыннан аерылмадым. Мөгаен, шуның өчен дә сугышчан иптәшләрем миңа „Маэстро“ дигән позывной биргәннәрдер инде», — ди Станислав.

35 яшьлек Станислав Иванов тумышы белән Иске Юмья авылыннан. Ош. Юмья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан һөнәри лицеена укырга керә.

«Минем эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерәсем килгән иде, ләкин токарь белгечлегенә алынганнар исемлегенә эләктем. Тора-бара бу һөнәрнең күңелемә якын булмавын аңладым һәм, укуымны тәмамламыйча, армиягә киттем. Иң элек ярты ел Свердловск өлкәсендә мотоукчылар ротасында хезмәт иттем. Аннары үз теләгем белән Таҗикстандагы хәрби частьларның берсенә җибәрелдем», — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Армиядә хезмәт иткәннән соң, Станислав үзенең иң зур хыялын тормышка ашыра: Кукмарада иң элек эретеп ябыштыручы, аннары ташчы һөнәрләрен үзләштерә. Диплом алгач, берникадәр вакыт Мәскәү метросында эшли.

2022 елның сентябрендә, өлешчә мобилизация башлангач, күп кенә якташларыбызга, шул исәптән Станиславка да чакыру килә.

«Без балачактан патриотлык рухында тәрбияләндек. Ә армиядә бу хис тагын да көчәйде. Бездән башка илебезне кем яклар? Берничә атна "Казан Экспо"да яшәдек, ә инде ноябрьдә Луганск өлкәсенең Сватово шәһәренә җибәрделәр. Мине анда җирле халыкның ихласлыгы һәм безгә карата булган яхшы мөнәсәбәте гаҗәпләндерде. Алар камыр ризыклары белән сыйладылар, хәтта пылау да пешереп алып килделәр», — ди хәрби.

2023 елның 20 декабре Станислав Ивановның хәтеренә мәңгегә кереп калачак. Якташыбыз иптәшләре белән Харьков өлкәсендәге бер торак пункт янындагы урман-полосасында хәрби бурыч үтәгәндә минага баса һәм җитди җәрәхәтләр ала.

«Бу төнлә булды. Сугышчан иптәшләр белән үз территориябез буйлап барганда минага эләгербез дип кем уйлаган?! Шартлаудан соң мин шунда ук аңымны югалтканмын. Күземне ачканда юлда ята идем. Иптәшләрем мине ниндидер бер өйгә алып керделәр, юрган белән төрделәр, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Ул көнне бары тик иптәшләрнең тырышлыгы белән генә исән калдым. Шуннан соң хәрби госпитальгә җибәрделәр. Җәрәхәтләрем җитди булганлыктан, Белгород һәм Санкт-Петербург госпитальләрендә озак вакыт дәваланырга, тернәкләнү курслары узарга һәм берничә операция кичерергә туры килде», — дип сөйли Станислав.

Хәзерге вакытта Станислав өйдә. Әмма якташыбызны алда җитди операцияләр көтә. 

«Махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләргә көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча ярдәм итүче волонтерларга, район халкына зур рәхмәт җиткерәм. Волонтер Илдарны аерып әйтәсем килә. Ул, яныбызга килеп, исемле посылкаларны һәрвакыт шәхсән үзе кулларыбызга тапшыра иде. Шулай ук мәктәп укучылары, укытучылар да безне онытмый. Бер тапкыр кулыма кайчандыр мин укыган мәктәптә белем алучы кызның хаты килеп эләкте. Чит җирләрдә туган яктан килгән хат юлларын уку аеруча күңелле һәм тетрәндергеч. Өйгә исән-имин кайтып җитү өчен коляска бүләк иткән госпиталь волонтерларын да бер онытасым юк. Хәзер мин өйдә, туганнарым һәм якыннарым янәшәсендә. Ләкин күңелем махсус хәрби операция зонасындагы иптәшләрем янында. Мөмкинлек булганда, мин һәрвакыт аларга шалтыратырга тырышам, хәлләрен беләм, хезмәтләре турында сорашам. Алар да исән-сау булып, тизрәк гаиләләренә, якыннары янына кайтсыннар иде», — дип сөйли «Маэстро».

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #СВО