Кукмара районында янгын йортны һәм хуҗалык корылмаларын юк иткән
Янгын сүндерүчеләрнең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә ут гаражга һәм күрше корылмаларга таралмый кала.
13 июльдә 5.58 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның дежур пультына Тырыш авылының Совет урамындагы хуҗалыкка янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут гомуми 128 квадрат метр мәйданда торак йорт һәм хуҗалык корылмаларын каплап алган була. Утның 4 метр ераклыкта гына урнашкан гаражга күчү куркынычы да яный.
Янгын сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала һәм йортта беркем дә булмавын әйтә.
Янгын нәтиҗәсендә 128 квадрат метр мәйдандагы торак бина һәм хуҗалык корылмалары тулысынча кара күмергә әйләнә. Янгын сүндерүчеләрнең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә ут гаражга һәм күрше корылмаларга таралмый кала.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев