Мотоциклда сәяхәт итүче Расих Галимуллин: Чит җирләрдән үземә көч туплап кайтам
Росс Мәскәүдән авылга кадәр мотоциклда тугыз сәгатькә якын вакыт эчендә кайткан.
Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче, машина, мотоцикл, велосипедта, хәтта җәяүләп тә сәяхәтләргә чыгарга яратучы Расих Галимуллин (күпләр аны Росс дип белә) белән Кәчимир авылында очраштык. Якташыбыз мотоциклда Поляр Уралга барышлый әти-әнисенең хәлен белергә тукталган иде. Аралашырга шулкадәр җайлы кеше булып чыкты ул, кыска гына вакыт эчендә рәхәтләнеп сөйләшергә өлгердек үзе белән.
– Мәктәпне тәмамлагач, мин иң элек биш ел Казанда танылган чәчтараш-стилист Владимир Штольц белән бергә эшләдем. Аннары язмыш җилләре Россия башкаласына алып килде. 20 ел инде Мәскәүдә яшим, матурлык тудыру өлкәсендә хезмәт куям. Ә менә төрле шәһәр һәм илләргә сәяхәт итү исә – минем өчен тормышымның бер өлеше, маҗара. Рәхәтләнеп күңелем теләгән якка чыгып китәм, дөнья гизәм, – ди әңгәмәдәшем.
Росс Мәскәүдән авылга кадәр мотоциклда тугыз сәгатькә якын вакыт эчендә кайткан. Җәйге чорда әлеге төр транспортны аеруча үз итә икән ул. Мотоциклына килгәндә, 1996 елда чит илдән кайтарткан булган. Үзе яңабаштан сүтеп җыйганлыктан, көйсезләнеп китсә дә, детальләрнең урынын белә, тиз генә төзәтә дә куя.
Якташыбыздан сәяхәтләр вакытындагы авырлыклар, юлда килеп чыгучы проблемалар турында да кызыксындык.
– Мотоциклда сәяхәт итү машина белән юлга чыгудан берни белән аерылмый. Монда баш өстендә түбә генә юк, һава торышына карап, коеп яуган яңгыр, көчле җил астында да барасың. Хәрәкәт тизлегенә килгәндә, 100 чакрым юлга бер сәгать вакыт китә. Бөкеләрдә автомобильләрне җайлы гына узып китәсең, ә инде трассада алар сине артта калдыра, – ди блогер-сәяхәтче. – Сәяхәт вакытында, әлбәттә, бик күп проблемалар аша үтәргә туры килә. Бу юлы да Мәскәү юлында ике тапкыр мотоциклның бензины бетте. Ягулык салу станциясенә кадәрге 300 метр арада “тимер ат”ымны этеп бардым. Икенчесендә инде юл читенә туктап, канистрдан запас бензинны салдым. Узган ел мотоциклда Памирга барганда, юл фаҗигасенә очрап, аягым сынды. Шешкән аяк белән 20 көн юлда булырга туры килде. Бүгенге көндә дә шул аякны дәвалап йөрим. Таҗикстанда да бер таҗик кешесе гаебе белән фаҗигагә юлыккан идем. Бәхеткә каршы, ул кадәр каты зыян күрмәдем. Мине өенә алып кайтты, аның ишегалдында мотоциклны төзәттек. Юлда вакытта теләсә кайда – гадәттә, зират яннарында, иске, ташландык ферма, сыер абзарлары, кочегаркаларда йоклыйм. Шулай ук яхшы кунакханәләрдә дә тукталган, игелекле кешеләр чакыруы белән аларга да кереп кунган вакытлар була. Урта Азия якларында халык аеруча кунакчыл. Әйтик, үзбәкләрнең күбесе: “Әйдә, бездә төн уздыр, кунак бул, бәйрәм яса әле. Балаларны, туганнарны җыям, аларга сәяхәтләрең турында сөйләрсең”, – диләр. Болай зурлап чакыргач, ничек баш тартасың инде?! Кемдер, кунакка дәшеп, балык шулпасы белән сыйлый, мунча ягучылар да бар. Кыскасы, үзең яхшы күңелле, ачык йөзле булсаң, беркайчан ач калмыйсың. 20 ел сәяхәт итү дәверендә кешеләрне үтәли күрәм мин, яхшы белән яманны да тиз аерам. Үземә нинди дә булса куркыныч янавын сизәм икән, ул урыннан 20 минут эчендә юкка чыгарга тиешмен. Шөкер, моңарчы начар ниятлеләр очрамады. Алга таба да хәерле юлларда йөрисе булсын.
– Үзегез белән юлга нәрсәләр аласыз? – дим әңгәмәдәшемә.
– Мотоциклга әллә ниләр төяп булмый инде. Палатка, йокы капчыгы, ашарга пешерү өчен бензинлы горелка, яңгыр вакытында кияргә махсус кием, 5-6 данә тушенка, кечкенә савыт белән су, видео, фотога төшерү өчен кирәк-яраклар, беренчел медицина ярдәме күрсәтү чаралары – һәрберсен үз җае белән урнаштырам. Юлда барганда юл фаҗигаләре күрсәм, беркайчан ташлап киткән юк, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр бригадасы килгәнче, зыян күрүче аңын югалтмасын өчен, көчтән килгәнчә тырышам, – ди ул. – Юлда хәзер кешеләр бәлагә таручыларга карата бик игътибарлы, битарафлык күрсәтмиләр, туктыйлар. Сәяхәт итүчеләргә анысы да бик мөһим.
Росс-Расих Галимуллин юлда навигатор ярдәмендә ориентлаша икән. Элемтә булмаганда, спутниклы җайланма ярдәмгә килә. Якташыбызның иң ерак сәяхәте Памирга булган, бер якка гына 4,5 мең чакрым юл үткән.
– Ә менә Поляр Уралга барып кайту исә 10 мең чакрымга җыела. Анда Татарстан, Киров һәм Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Ханты-Мансийск һәм Ямал-Ненец автоном округларында булачакмын, – ди ул. – Мин киләчәктә дөньякүләм сәяхәткә чыгарга әзерләнәм. Бу коры җирдән генә дә 200 мең чакрым юл, дигән сүз. Максатым – Россия паспорты белән кайсы илгә кертәләр, шунда булу.
Сәяхәткә чыгар алдыннан һәркем үз алдына максат-бурычлар куя. Әңгәмәдәшемнең дә берничә алар.
– Беренчедән, мин ерак төбәкләрдәге җирлекне, тарихи һәйкәлләрне өйрәнергә, матур һәм шул ук вакытта бик тә куркыныч булган табигать күренешләрен үз күзләрем белән күрергә телим. Икенчедән, төрле милләт вәкилләре белән аралашу теләге зур. Мисал өчен, Себер якларына барсаң, анда чукотлар, эвенкалар күп яши. Чынлыкта, без алар турында берни белмибез бит. Шунлыктан алар белән якыннан танышасым килә. Өченчедән, сәяхәтләр вакытында килеп чыгучы маҗаралардан адреналин туплыйм. Мин бу юлы Лабытнанги шәһәре ягына таба барам. “Ул юлларда куркыныч, төрле көтелмәгән хәлләр чыгарга мөмкин”, – диләр. Әмма мин курыкмыйм. Чыпчык зурлыгындагы чебеннәр очып йөри, салкыннарда үрдәкләр ачык тәрәзә форточкасыннан очып керә икән дип тә сөйлиләр. Дөресме бу фактлар, әллә уйлап чыгарылганмы – барысын да шул як кешеләреннән ишетеп, үземнең күреп кайтасым килә, – ди ул. – Социаль челтәрдә үз блогымны алып барам, барлык күргәннәремне, фото-видеоларны шунда урнаштырам. Россиянең халык артисты Олег Газмановның рухи-әхлакый кыйммәтләрне барлау, талантларны үстерү максатында оешкан “Чишмәләр” (Родники) илкүләм проекты турында күпләрнең ишеткәне бардыр. “Газманов хәрәкәте – Чишмәләр” халык фольклорын, борынгы җырларны саклау буенча “Родники. Истоки” дигән яңа проект башлый. Мин төрле төбәкләрдә булып, кечкенә, югалу алдында торучы авылларга кереп, халык белән аралашып, аларның үз төбәкләренә хас булган җырларын, сәнгать әсәрләрен яздырып алып кайтырга һәм аларга тапшырырга планлаштырам. Сәяхәттән йөреп кайткач, һәрвакыттагыча яңа көч белән җиң сызганып, кабат эшкә керешәчәкмен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев