Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Илнур Гайфетдинов: Әни, монда элемтә начар, бар да яхшы, борчылма

Нәкъ ике ел элек, 22 яшендә махсус хәрби операциядә гомере өзелә аның.

Карлар эреп, агачлар яфрак ярырга, дөнья яшәрергә җыенган көннәрнең берсендә дөньяга килә Илнур. Нәкъ ике ел элек, 22 яшендә махсус хәрби операциядә гомере өзелә аның. 
Илнур Гайфетдинов Яңа Комар авылында Мария һәм Рашид Гайфетдиновлар гаиләсендә малай белән кыздан соң өченче бала булып туа. Кечкенәдән хәрәкәтчән, аралашучан Илнур төпчек бала булгангамы, гел әнисе янында бөтерелә, аңа беренчеләрдән ярдәм итә. 

Оштырма-Юмья мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, Саба районының Иштуган урта мәктәбендә укый башлый. Мәктәпне тәмамлагач, Киров медицина көллиятендә медбрат дипломы ала. 

— Нәселебездә табиблар булмаса да, никтер шушы һөнәрне сайлады ул, — ди әнисе Мария Васильевна. — Көллиятнең Уржумдагы филиалына укырга керәм, диде, без каршы килмәдек. Егет кеше булса да, машина-транспортны үз итмәде. Ә менә кешегә ярдәм итәргә гел атлыгып тора иде. Аннан аны армия сафларына алдылар. 

Илнур Гайфетдинов 2020 елда Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә. Ә 2021 елдан Ленинград өлкәсенең Луга шәһәрендә контракт белән хәрби частьның фельдшеры булып хезмәт итә башлый. 

— Көн саен элемтәгә чыга иде, — дип, яшьләрен сөртә-сөртә дәвам итә Мария апа. — 24 февраль көнне соңгы смс-хәбәре килде. «Әни, монда элемтә начар, бар да яхшы, борчылма. Мин сине бик яратам», — дип язылган иде. Шуннан соң башка хәбәре килмәде. 8 март көнне вафат булганын хәбәр иттеләр, 20 мартта авыл зиратына җирләнде. 

Махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк алар алгы сызыкта булалар. Илнур, һөнәренә тугры калып, яралы иптәшләренә үлем белән көрәшергә ярдәм итә. Яралы хәрби дусларын яу кырыннан алып чыкканда, якында гына снаряд шартлый. Якташыбызга эләккән снаряд кыйпылчыгы аны шунда ук үлемгә китерә. 
Ана күңеле бик сизгер бит ул. Әни белән бала арасында булган элемтәне меңнәрчә чакрымнар да юкка чыгара алмый. 

— Еламаган бер көнем юк инде. Ул көннәрдә бигрәк тә үземә урын таба алмадым. Бер-ике көн алда төш тә керде, юрый гына белмәдем. Имеш, бик күп кешеләр — ирләр һәм хатын-кызлар җыелып, урманга утынга барганбыз икән. Мин шундый төш күрдем дип, эштә сөйләгән идем. Бер хезмәттәшем начар төш булуын аңлаган, ләкин миңа әйтмәделәр. 
Күңеле сизепме, әллә инде алда буласы вакыйгалардан хәбәрдар булыпмы, Илнур Гайфетдинов 2022 елның гыйнвар аенда туган авылына ялга кайта. Яңа елга бөтен туганнарына бүләк ясыйсы килә аның. Бу турыда әнисенә генә әйтә, беркемгә дә сөйләмәскә куша. «Ничек инде шундый куанычлы хәбәрне якыннарыңа әйтмисең?! Әлбәттә, әзерләнеп көтеп тордык без аны. 31 декабрьдә 12 тулырга берничә минут кала кайтып керде. Иң бәхетле минутларыбызның берсе булгандыр ул, мөгаен», — дип, шатлыклы мизгелләре белән уртаклаша геройның әнисе. 

9 көн туганнары янында әнисенең тәмле ризыклары белән сыйланса да, ничектер моңсулана, күп сөйләшми ул. Ялы тәмамлануга җыенып китеп бара. Бу инде соңгы очрашу була. 

— Планнары зурдан иде улыбызның, — дип сүзгә кушыла әтисе Рашид Гайфетдинов. — Әти, менә ике елны хезмәт итеп кайтам да, малларны үрчетербез, каралты-кураны яңартырбыз дип әйтә иде. Ул планнарның хәзер сагынып сөйләргә генә калганлыгын уйласам, үзәкләр өзгәләнә. 

Илнур Гайфетдинов махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы өчен һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Оштырма-Юмья мәктәбендә аның истәлегенә мемориаль такта ачылган. 7 сыйныфтан алып укыган Иштуган урта мәктәбендә ул утырган партаны истәлекле урын иткәннәр. Шул ук мәктәптә инде ике ел рәттән декабрь аенда, геройны искә алып, волейбол турниры уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яткан урыннары ожмах турлэрендэ булсын,Эти -Энисенэ,якыннарына сабырлык,эле бит яшисе дэ,яшисе иде...

    Теги: #БезненГеройлар

    erid: 2VtzqxWHLUk