Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

2025 елның иң истәлекле фотолары

Сезнең игътибарыгызга районыбызда булган вакыйгалар, шәхесләр белән бәйле фотолар тәкъдим итәбез.

2025 ел вакыйгаларга бик бай булды. Кайбер фоторәсемнәрне сезнең белән дә бүлешергә уйладык. Әйдәгез, бергәләп шул мизгелләргә әйләнеп кайтып, янәдән искә алыйк әле.

 

2025 ел дәвамында «За СВО»их фестивале оештырылды.

 

Филипповка авылыннан Тутия Абрамованы 90 яшьлек юбилее белән котлау мизгеле.

 

Төркәш авылында капиталь төзекләндерелгән клуб ачылышы.

 

Кукмара районының Октябрино авылына багышланган китап дөнья күрде.

 

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.

 

Кукмарада агротехнологик сыйныфлар ачылышы.

 

Кукмарадан яшь музыкант Ангелина Айгишева Казанда узган «Йөрәгең белән тыңла» дигән конкурстан беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән кайтты.

 

Күпьеллык фидакарь хезмәте һәм Татарстан Республикасында массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә өлеш керткәне өчен «Хезмәт даны» газетасы редакциясе хезмәткәре,  коммерция директоры Гарифуллина Лилия Валерьевна «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйковның грамотасы белән бүләкләнде.

 

Кукмарадан Мәрьям Закированың хыялы — милли бизәнү әйберләре остаханәсе ачу.

 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов инвалидлар ункөнлеге кысаларында район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз яшәгән гаиләләрдә булды.

 

Аш-Буҗи авылыннан Рамилә һәм Айдар Фәйзрахмановлар бишенче тапкыр әти-әни булдылар.

 

46 район командасы арасында узган ярышта Кукмараның янгын сүндерүче-коткаручы егетләре икенче урын яулады.

 

Кукмарада мәдәният өлкәсе волонтерларын үзенә туплаган җирле бүлекчә ачылды.

 

Олыяз авылында туып-үскән, балачактан ук әнисе һәм әбиләре үрнәгендә кул эшләренә өйрәнгән Римма Закированың һәр эшендә күңел җылысы, матурлыкка һәм хезмәтенә мәхәббәт чагыла.

 

Кукмара күппрофильле лицеенда армрестлинг буенча Чемпионатта укучылар көч сынашты.

 

Шәһәрнең «Йолдызлык» балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшләүче Әнисә Усманова 2016 елда бирегә урнаша.

 

Кукмара — мини-футбол буенча спартакиадада беренче урында.

 

Кукмарада юл фаҗигасе корбаннарын искә алу көне.

 

Кукмарада «Китаплар булмаса, без ничек яшәгән булыр идек?..» исемле төбәкара китап фестивале узды.

 

«Галактика» балалар иҗат үзәгендә көзге каникуллар вакытында мастер-класслар оештырылды.

 

Кукмара 4нче урта мәктәбендә хәрбиләргә ярдәм йөзеннән татлы ярминкә узды.

 

Кукмара китапханәсендә хәрбиләргә үлән чәйләре әзерләү мизгеле.

 

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран җитәкчеләре белән очрашты.

 

Кукмаралылар Лесхозда урнашкан картлар йортында булдылар.

 

Кукмарада яшәүче Зөһрәбикә апа Мөхәммәтшина 100 яшен тутырды.

 

Кукмарада мөгаллимнәр хөрмәтләнде.

 

Район үзәк дәваханәсенең сөт ризыкларын тарату пункты капиталь төзекләндерелде.

 

Капиталь төзекләндерелгән «Миләшкәй» балалар бакчасы куллануга тапшырылды.

 

Лубян урман-техник көллиятендә 74 яшь белгеч диплом алды.

 

Кукмарада медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

 

Кукмара Сабан туеннан бәйрәм мизгелләре.

 

Нократ Аланында оештырылган Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан ишегалдын Кукмара районы тәкъдим итте.

 

Кукмарада уку алдынгыларын хөрмәтләнде.

 

Зур Кукмарадан Илнур Нурмөхәммәтов 1949 елгы мотоциклы белән парадта катнашты.

 

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында кукмаралылар да катнашты.

 

94 яшьлек Салих Шәрәфиев район газетасын яратып укый.

 

2025 елгы «Кукмара итекләре» фестивалендә Гран-прига «Кукмара барслары» командасы лаек булды.

 

«Форпост» активистлары булдыра.

Фото: «Кукмор-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев