Укытучы-логопед Әнисә Усманова: Һәр аваз артында — мәхәббәт һәм сабырлык
14 ноябрьдә Халыкара логопед көне билгеләп үтелә.
Әлеге язма шәһәрнең «Йолдызлык» балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшләүче Әнисә Усманова турында.
«Кечкенәдән балаларны яратуым Арча педагогия көллиятенең мәктәпкәчә белем бирү бүлегенә алып килде. Тырышып укыдым, әлеге һөнәрнең үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен өйрәндем. Кулыма диплом алганнан соң, 2016 елда „Йодызлык“ бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым, — ди Әнисә ханым. — Хезмәт барышында күп кенә сабыйларның сөйләм телләре авыр формалашуга игътибар итәргә туры килде һәм мин үземне логопед вазыйфасында сынап карарга теләдем, читтән торып университет тәмамладым. Инде менә җиде ел әлеге эшне рәхәтләнеп, яратып, бар күңелемне биреп башкарам».
«Йолдызлык»та барлыгы дүрт укытучы-логопед эшли. Дәресләр өчен заманча мөмкинлекләр тудырылган аерым бүлмә булдырылган. Әнисә Ахияр кызы быел төрле яшьтәге 45 малай һәм кызны дөрес сөйләм күнекмәләренә өйрәтә, аваз әйтелешендәге җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшли. Өлкәннәр төркеме балалары — 25, ә мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүчеләр 30 минут дәвамында логопед белән шөгыльләнә.
«Вакытында төзәтелмәгән сакаулык киләчәктә җитди проблемаларга этәрмәсен өчен, без кулдан килгәннең барысын эшлибез. Бер-ике авазны гына әйтә алмаучылар булырга мөмкин, андыйлар логопедка 5-6 яшьтән йөри. Ә инде сабыйның теле бөтенләй ачылмаган икән, шөгыльләрне кече яшьтән үк башлыйбыз, — ди язмам герое. — Безнең кабинетта дидактик материалларның ниндие генә юк, шулай ук методик кулланмалар да бик күп. Дәресләр вакытында интерактив парталардан аеруча еш файдаланабыз. Сенсорлы панельдән торучы әлеге укыту-уен җиһазы балаларга шулкадәр ошый ки, хәтта шөгыльләр тәмамлангач та, сабыйларның бүлмәдән чыгасылары килми».

Әнисә Усманова тиешле яшьтә теле ачылмаган яисә сөйләм теле үсеше түбән булган балаларның соңгы берничә елда аеруча күбәюенә ачынуын белдерде.
«Катлаулы очраклар вакытында без, районның невролог, дефектологлары белән бергәләп, комплекслы ярдәм күрсәтәбез. Уртак тырышлык, шөкер, уңай нәтиҗәләргә китерә, — ди ул. — Балаларның сакаулыгы, кайбер авазларны бөтенләй әйтә алмавы иң элек артикуляцион аппаратка барып тоташа. Мин әлеге проблемаларны әти-әни һәм балалар арасында җанлы сөйләшү, аралашу җитмәүдән, кәрәзле телефон, гаджетларда мультфильм, видеолар карау, уеннар уйнауга күп вакыт бирелүдән күрәм. Гаиләдә вак моториканы үстерүгә, рәсемнәр ясау, пластилиннан төрле фигуралар әвәләүгә игътибар күбрәк бирелсен иде».
Зөһрә Зинәтуллина, бакча мөдире:
— Әнисә Ахияр кызы үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Аның кул астында шөгыльләнгән балалар алфавиттагы авазларны дөрес әйтеп, матур сөйләм теле белән мәктәпкә баралар. Без аның хезмәтеннән бик канәгать.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев