Күңел түрендә сакланган моң: гармунчы Мөхәррәм абзыйның гыйбрәтле язмышы турында
Соңгы яңалыклар

Күңел түрендә сакланган моң: гармунчы Мөхәррәм абзыйның гыйбрәтле язмышы турында

Әлеге абзый инде күптән бакыйлыкка күчте.

Җылы истәлек

Бу абзыйның исемен кечкенәдән үк ишетеп үстем. 

Әби белән әнинең сөйләшкәннәре хәтеремә эләгеп калган:

— Мөхәррәм абзый өздереп уйнады да инде! — ди әни.

— Уйнамаска, атасы да әргән уйнауда тирә-якта бер дигән иде. Монысы тагын да уздырды бугай, — дип җөпләп куя әби.

— Сайлауга шушы Мөхәррәм абзыйның гармун уйнавын тыңларга гына да барырлык.

Гармун уйнау һәм сайлау. Болар арасында нинди бәйләнеш булырга мөмкин икән? 

Мин моны соңыннанрак аңлый төштем. Сугыш арты елларында сайлау дигән көн зур бәйрәм кебек була иде. Безнең Арпаяз авылы кешеләре Пычак авылы мәктәбенә төшеп сайлыйлар. Ара — ике-өч чакрым. Яшьрәкләр җәяү тәпили. Өлкәннәрне исә ат чаналарына утыртып алып баралар (сайлау кыш көне була торган иде кебек). Атларның йөгәннәренә, шлеяларына чиккән кулъяулыклар бәйлиләр, дуганы сөлге белән урыйлар, кыңгырау тагалар.

Шулай матурлап бизәлүне атлар да сизәләр кебек, алар, башка көннәрдәге кебек, эленке-салынкы гына түгел, башларын югары тотып, дәртләнеп чабалар сыман. Безнең әни белән әби ат көтеп тормыйлар, ындыр артлатып турыдан җәяү генә китәләр. Без абыйларым белән кайтканнарын көтеп торабыз. Ник дигәндә, аларның төенчегендә кәнфит-прәнникләр, клиндерләр кайта. Аннан инде чәй янына җыелабыз, олылар шул сайлауда күргәннәрен-ишеткәннәрен сөйләшеп утыралар. Әлеге Мөхәррәм абзый турында да сүз чыкмыйча калмый. 

— Гармуны да гармуны, тавышы гөбердәп чыга.

— Чыкмаска, атасыннан калган әргән икән ул, аны атаклы Вәрәксин дигән остадан ясатып алган булган, — дип өстәп куя әби. — Шул авылның Гайзулласы әйтеп торды.

Әни нәтиҗә ясап куя:

— Тавышы көчле булуы — бер нәрсә, моңлылыгы үзәкне өзә. Менә балаларыбызның әтиләре Галимулла да шулайрак уйный иде. 

Шундый сөйләшүләрне тыңлаганнан соң, минем үземдә дә шушы абзыйның гармунда уйнавын ишетәсе килү теләге үскәннән-үсә бара. Әмма бер дә җай чыкмый. Шул авылның минем белән бергә мәктәптә укучы Хәйдәр исемле малай әйтә:

— Без аны «Шомырт бабай» дип йөртәбез. Ник дигәндә, аларның өе каршында бөркелеп шомырт агачы үсеп утыра. Чәчәк атканда, шул агач ап-ак була. И аның хуш исе. Бөтен тирә-юньгә тарала. Мөхәррәм абзый шомыртының матурланып утырган көннәрендә, гармунын алып, капка төбенә чыгып утыра, гармунын сыздыра. Үзе үк җырлап та җибәрә:

«Өй алдында шомыртым ла,

Тәмле исле чәчәге.

Бәхетле булырмы икән

Гомернең киләчәге?»

Шомыртка карап ләззәтләнеп җырлый. Шуңа күрә аны үзе артында «Шомырт бабай» дип йөртәләр.

Менә нинди икән ул гармун!

Бабай халык алдына елга ике тапкыр гына чыга икән: Сабан туенда, сайлау көнендә. Анда да чакырып килсәләр генә. Ул гадәтенчә уйнап кына калмый икән, җырлап та җибәрә, ди. Шул ук шомырт турындагысын бер дә җырламый калмый икән. Аннан соң «Асиләсе, Вәсиләсе» дигән шаян җырны җырларга яраткан, дип сөйлиләр.

Төгәл хәтерлим, 1957 елда (хәтерләмәскә, шул елны мине үз авылыбызда клуб мөдире итеп билгеләделәр) мин бу абзыйны күрү бәхетенә ирештем. Ул елны язга табарак җирле советларга сайлау булды. Мин әле, сайлау яшенә җитмәгән дә идем, клубта эшләүче булгач, сайлау уздырылучы мәктәптә күңел ачу чараларын оештыруны миңа тапшырдылар. Кичтән, иң беренче итеп һәм бик дулкынланып, Мөхәррәм абзыйларга юнәлдем.

Иртәгәге көнгә килә аламы, юкмы, шуны ныклап белешергә кирәк иде. Никтер үзем генә барып керергә уңайсызландым, әлеге дә баягы аларның күршесе генә булган Хәйдәр дустымны да ризалаттым. Алай тартынып торырга кирәк тә булмаган икән. Ачык чырай белән каршы алды. Ике куллап күреште. Түргә уздырды.

Тәрәзә арасындагы кечкенә өстәл өстендә торган гармунны күреп алдым. Менә нинди икән ул! Күләме белән баянга охшаш булса да, бу — гармун иде. Ап-ак телләре ялтырап тезелеп тора. Утызлап бардыр. Бас ягындагы төймәләре дә санап бетергесез. Минем кызыксынып карап торуымны күргәч, абзый әйтеп куйды:

— Бик текәлеп карама, күз тидерерсең, әле кичә генә остадан алып кайттым, гармунымның бераз кәефе киткән иде.

Ул гармунын йомшак кына сыйпап куйды. 

Ни өчен килгәнебезне әйтәсе дә булмады.

— Беләм инде, сайлау миннән башка үтми, әйтмәсәгез дә беләм. Әнә, гармун җаныкаем да көтеп утыра, ат белән килеп алсагыз, без барырга каршы түгел, — ди. 

Шулай килештек. Әмма абзый гармунын кузгатмады, бер генә көй булса да уйнап күрсәтмәде. 

Ә менә, халык алдына чыккач, ялындырып тормый икән. Башта аның уйнавын тыңларга махсус килгән әби-бабайларның күңелен күрде. Моңлы көйләрне сыздырып җибәрде.

«Өй артында шомыртым» дип башлана торган җырын да онытмады.

Аннан җиңелрәк көйләрне уйнады. Тора-бара шаян, бию көйләренә күчте. Үзенең халык тарафыннан яратып тыңлана торган «Асиләсе, Вәсиләсе»н дә җырлап бирде. Тора-бара бабайның арып киткәне дә сизелә башлады. Без күчтәнәчләребезне, футлярга салынган гармунын чанага чыгарып урнаштырдык. Өенә озатып куйдык. 

Әлеге оста гармунчы, моң иясе Мөхәррәм абзый, халкыбызның җырларына, үзенең гармунына җанлы кешегә караган кебек мөнәсәбәт күрсәтүче зат булып һаман да күз алдымда тора. Безнең яклардагы хәзерге буыннар да аның турында, әби-бабаларыннан ишетеп, әле дә сөйләп-сөйләп алалар. Мин инде күптән Мөхәррәм абзый хакында истәлек язарга дип тә уйлап йөри идем. Әмма һаман да, ничектер, нәрсә дә булса язылмады. Күрәсең, сәгате сукмагандыр.

«Өй артында шомыртым» дигән җырның тарихы

«Татарстан» радиосында танылган баянчы, элеккеге көйләрне халыкка кайтару буенча зур хезмәт куеп яшәгән Оркыя Ибраһимованың күп еллар элек яздырган әңгәмәсе саклана икән. Узган ел азагындарак шул сөйләшүне эфирда яңгыраттылар. Әлеге әңгәмәдә Илһам Шакиров аңардан «Өй артында шомыртым» дигән җырның тарихын искә төшермәссезме, дип тә сораган булган. Оркыя апа болайрак сөйләгән:

— Сугыш вакыты булса да, 1943 елда җөмһүриятебездәге үзешчән көчләрне барлау булды. Менә шунда Кукмара районыннан Мөхәррәм дигән бабай шушы җырны башкарды. Моңарчы ишетелгән җыр түгел. Мин, аның белән очрашып, җырны нотага язып алдым. Аны Зифа Басыйровага өйрәттем. Җыр әнә шулай үз тормышы белән яшәп китте.

Мәгълүм булганча, 1941 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын уздырырга ниятләгәннәр. Әмма, сугыш башлану сәбәпле, ул булмый калган. Аның каравы, бик зурлап бу бәйрәмне 1957 елда уздырдылар. Данлыклы гармунчы Мөхәррәм абзыйны да башкалага алып баралар, күкрәгенә медаль тагып җибәрәләр. 

Әлеге абзый инде күптән бакыйлыкка күчте. Әмма ул үзе артыннан «Өй артында шомыртым» дигән җыр калдырды. Моннан соң, әлеге җыр яңгыраганда, Мөхәррәм бабай Хөсәенов белән бергә Оркыя апа Ибраһимованы да искә ала торган булырбыз. Алар бергәләп халкыбызга әнә шундый матур җыр бүләк иткәннәр икән бит.

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды


Нет комментариев