Остазларыбызның тормышның кадерен белеп, бер-берсен ихтирам итеп, дус-тату яшәүләре мәктәп коллективына да, авыл халкына да үрнәк булды.
Сез иң күркәм кеше икәнсез
Кояшлы шимбә иртәсе. Гаиләбез белән «Татарстан — Яңа Гасыр» каналыннан «Сиңа миннән сәлам» тапшыруын карыйбыз. Ягымлы тавышлы яшь кенә егет тәбрикләү хатларын укый. Якташыбыз Миңгол абый Галиев башкаруында эфирдан матур җыр агыла:
- «Килгән чакта башка авырлык,
- Җитми калса көч я сабырлык;
- Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
- Сез иң күркәм кеше икәнсез.»
Уйларым белән еракта калган мәктәп елларына кайтам. Мин укыган 1976-1984 елларда Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбендә ирле-хатынлы Минзифа апа белән Мөдәрис абый Гыйльметдиновлар эшләделәр. Аларның үз эшләрен яратып, иҗади эшләүләре, югары дәрәҗәдәге һөнәр осталары булулары безгә үрнәк булды.
Мөдәрис абый безне физкультура дәресләрендә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, көчле ихтыярлы, тырыш булырга өйрәтте. Коллективта бер-береңне хөрмәт итеп, дус-тату яшәргә өйрәтте безне укытучыбыз.
«Иптәшләрегезгә кушамат белән эндәшмәгез, һәрберегезнең әти-әнисе куйган матур исемнәре бар», — дип әйтә иде ул.
Башка елларда Арбаш мәктәбендә укыган балалар да укытучыларыбызны хөрмәт белән искә алалар. «Кыенлыклар алдында каушап калмау, тәвәккәл булу Мөдәрис абыйга хас сыйфатлар. 1971 елда яз көне Кукмарага ярышка баргач, кайтырга машина булмады. Ике араны җәяү кайттык. Хәтта армадык та», — дип искә алды Гәмбәрия Нуриева.
«1976 елның кышында безне, бер төркем уку алдынгыларын Мөдәрис абый Казан шәһәренә экскурсиягә алып барды. Зоопаркка, циркка, музейларга бардык. Һәрберебез турында әтиләрчә кайгыртуы истә калган», — дип сөйләде Зөлфия апам.
Үрнәк укытучылар
Без укыган вакытта физкультура дәресләрен үткәрү өчен зур якты заллар, җылы сулы бассейннар булмады. Һава торышы начар булганда дәресләр мәктәп коридорында үтә иде. Күп спорт җиһазларын Мөдәрис абый үзе ясады.
«Мәктәпне тәмамлагач та хәлләребезне белеп, уңышларыбыз өчен сөенеп торды», — дип искә алды Лилия Сөләйманова.
Минзифа апа дәресләрдән соң төрле мавыктыргыч, күңелле чаралар үткәрә иде. «Аҗаган» уеннары үткәргәндә барыбызга да эш табыла: әтиләр мылтыклар ясап бирделәр (әле чагыштырабыз, кайсыбызның әтисе яхшырак ясаган), әниләр махсус киемнәр тектеләр. Фантазиягә бай балачак: бәрәңге тукмаклары — гранаталар, буш консерва савытлары — миналар.
Ягымлы, кешелекле, укучыларны үз балалары кебек яратучы Миңзифа апа үткәргән «Күңелле стартлар,» «Ягез әле, кызлар, егетләр» , «Бер кеше — бөтен кеше өчен, бөтен кеше — бер кеше өчен» уеннары, төрле ярышлар, викториналар бик күңелле уза иде. Мәктәп умарта күчедәй гөжләп торды ул елларда.
Кыш көне үткәрелгән чаңгы ярышлары, футбол, волейбол турнирлары, кросслар — болар барысы да безне берләштерде, бер-беребезгә ярдәм итәргә өйрәтте. Һәр елның 19нчы маенда үткәрелә торган пионер бәйрәме — балачакның матур бер хәтирәсе булып истә калды.
Ул көнне мәктәп белән табигатькә чыга идек. Учак ягып, тәмле ашлар пешерү, төрле бәйгеләрдә катнашу, балачак җырларын башкару — барысы да истә. (Элек без уйнап йөргән тау битләрендә хәзер куе урман үсә.) Районның өлкән пионервожатыйлары өчен уздырыла торган семинарлар да безнең Түбән Арбаш мәктәбендә үтә иде. Укытучыларыбызның хезмәтләре югары бәяләнде. Республиканың, районның рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бирелде аларга.
Остазларыбызның тормышның кадерен белеп, бер-берсен ихтирам итеп, дус-тату яшәүләре мәктәп коллективына да, авыл халкына да үрнәк булды. Үзләрендә булган барлык яхшы сыйфатларны биреп ике ул тәрбияләделәр. Бүгенге көндә кече уллары Райнур белән киленнәре Саҗидә (ул да укытучылар династиясеннән) 527 еллык педагогик династия эшен дәвам итеп, Югары Арбаш мәктәбендә эшлиләр.
Минзифа апа табигатьне бик яратты. Җәй җитсә, бала-чаганы җиләккә алып барды. Арабызда чыршы белән наратны аермаган шәһәр балаларына сабыр гына барысын да аңлата иде. Исән вакытында әйтелмәгән күпме җылы сүзләр, рәхмәтләр калган. Бу язганнарым Габделхәй кызы Минзифа апа рухына дога булып барсын иде.
Иртәнге тынлыкта авыл өстендә азан тавышы яңгырый. Моңлы азан тавышы тәннең һәр күзәнәгенә үтеп дулкын булып гәүдәгә бер рәхәтлек тарала. Яңа көн башлана. Бу моңлы азан тавышы безне сөендереп озак еллар яңгырасын иде.
Гөлия Габитова, Югары Арбаш мәктәбе китапханәчесе
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев