Юл һәлакәте быелның 8 ноябрендә була.
Кукмара районында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте быелның 8 ноябрендә 18:00 сәгатьтә Кукмара районының Кукмара—Шәмәрдән автомобиль юлының 22 чакрымы + 300 метрында килеп чыга.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламау нәтиҗәсендә, Кукмара ягыннан Шәмәрдән авылына таба хәрәкәт иткәндә ир-атны бәрдерә. Җәяүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, автомобиль юлының яктыртылмаган участогында, тиешсез урында юлны аркылы йөгереп чыга. Аның киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмый.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1971 елгы җәяүле ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк һәлак була.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев