Кукмара—Нократ Аланы тимер юл перегоны аша яңа юлүткәргеч төзелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара—Нократ Аланы тимер юл перегоны аша яңа юлүткәргеч төзелә

«Боҗра»лы юлны да кертеп, яңа юлның озынлыгы 1610 метрны тәшкил итә.

Кукмара-Нократ Аланы тимер юл перегоны аша яңа юлүткәргеч төзелә. Бу хакта безгә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов сөйләде. 

Әлеге яңалыкны күпләр, аеруча шоферлар, сөенеп кабул иткәндер. Чөнки яңа юлүткәргеч файдалануга тапшырылгач, тимер юл кичүендә поездларның үтеп бетүен озаклап көтеп торырга туры килмәячәк. Бу исә вакытны янга калдырырга һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә дә зур өлеш кертәчәк.

Яңа объект районның транспорт инфраструктурасын үстерүдә дә мөһим адым булачак. 

— Проект эшләре 2023 елда башкарылды. Белгечләр иң элек җир өслеген, рельефны өйрәнделәр, район һәм Горький тимер юлы җитәкчелеге белән мөһим килешүләр төзеделәр. Быелның август аенда юл төзелеше оешмасы хезмәткәрләре эшкә кереште. Бүгенге көндә Производственная урамында юл өслеге тулысынча алыштырылды, хәзер анда асфальт җәю эшләре бара. Шулай ук биредә суүткәргеч торбалар яңартылды, электр үткәрү линияләре күчерелде, — ди Нияз Расим улы.

Яңа төзелә торган юлүткәргеч, тимер юл өстеннән чыгып, сәнәгать паркына таба юнәләчәк.
Яңа төзелә торган юлүткәргеч, тимер юл өстеннән чыгып, сәнәгать паркына таба юнәләчәк.

Яңа төзелә торган юлүткәргеч, тимер юл өстеннән чыгып, сәнәгать паркына таба юнәләчәк. «Күпердән чыккач, юл ике тармакка бүленәчәк. Берсе — «Магистрат» кибете, икенчесе Нократ Аланы ягына алып барачак. Ә инде Ленин урамыннан район дәүләт автоинспекциясе ягына баручы машина йөртүчеләр күпер астыннан узачак. Кәчимир авылын чыгып, күперне үткәннән соң, юлның Производственная һәм Восточная урамнары киселешендә «боҗра»лы юл ясалачак. Хәзерге вакытта анда төзелеш эшләре тулы көченә бара», — дип сөйләде Нияз Ризванов.

Нияз Ризванов әйтүенчә, яңа юлүткәргеч төзелеше өчен финанслау өч елга исәпләнгән. 

— «Боҗра»лы юлны да кертеп, яңа юлның озынлыгы 1610 метрны тәшкил итә. Бу — шактый зур күләмле эш. Проект берничә төрле эшне үз эченә ала: терәк баганалар, күперне урнаштыру, су агызу системасын булдыру, яктырткычлар һәм куркынычсызлык коймалары кую. Боларның һәркайсы юлүткәргечнең озак еллар дәвамында ышанычлы һәм имин хезмәт итүе өчен мөһим, — дип аңлатты Нияз Ризванов. — Төзелеш барышында юл инфраструктурасына бәйле башка мәсьәләләр дә хәл ителә. Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылачак, әлеге юнәлештә транспорт хәрәкәте тагын да җайлырак һәм куркынычсызрак булачак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев