Егетләр һәм кызлар, кулларына плакатлар тотып, автомобиль йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртте.
Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан Кукмарада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән акция узды. Чараны район Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге, мәгариф идарәсе, 117нче янгын сүндерү-коткару часте, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге оештырды. Анда «Беренчеләр хәрәкәте», «Форпост» үзәге активистлары, «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары катнашты.
Егетләр һәм кызлар, кулларына плакатлар тотып, автомобиль йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртте. Җәяүлеләргә исә «Юл йөрү кагыйдәләрен үтә» дигән чакыру белән белешмә-буклетлар тараттылар. Шулай ук караңгы вакытта һәм һава шартлары начарайганда киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар урнаштыруның әһәмияте дә аңлатылды.
— Акциянең төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын һәм җаваплылыгын арттыру, бигрәк тә балалар һәм яшьләр арасында иминлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлату. Кызганыч, быелның ун аенда район территориясендә зыян күрүчеләр белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда өч кешенең гомере өзелде. Бу саннар һәркемне уйланырга мәҗбүр итә, — диде район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. — Автомобиль йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, юл билгеләренә игътибар итәргә, җәяүлеләрне үткәрергә, ә җәяүлеләрне юлны тиешле урыннардан гына чыгарга һәм караңгы вакытта киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә чакырабыз.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев