Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмара янгын сүндерүчеләре – республикада иң яхшылар рәтендә

46 район командасы арасында узган ярышта Кукмараның янгын сүндерүче-коткаручы егетләре икенче урын яулады.

Районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре Ильяс Фәхрисламов һәм Алексей Рамазанов Нурлат шәһәрендә узган күптөрле функциональ янгын сүндерү ярышларының республика этабыннан икенче урын белән кайтты. 
46 район командасы арасында узган ярышта районның янгын сүндерүче-коткаручы егетләре тәүге тапкыр катнашкан. 

«Бәйге иң элек үзебезнең частьтагы каравыллар арасында оештырылды. Район этабында җиңү яулаганнан соң, Биектауда үткән зона ярышларында үз көчебезне сынадык. Анда да беренчелекне алдык һәм финалга үттек, — ди алар. — Билгеле булганча, Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең территориаль бүлекчәләре берничә төркемгә бүленгән. Кукмара, Саба, Питрәч, Биектау, Арча, Балтач, Лаеш, Алексеевск һәм Болгар 7нче отрядка керә. Нурлатта оештырылган республика турында без әлеге отрядны тәкъдим иттек».

Ярышларда Татарстан Республикасының Федераль янгынга каршы хезмәт подразделениеләре вәкилләреннән торган 8 команда катнаша. 

«Бәйге фаҗига урынына чыга торган махсус кием (боевка) киюдән башланды. Ялгышлар булган очракта штрафлар язылды. Без уңышлы гына әлеге этапны уздык та, унар тапкыр 16 килограммлы гер күтәрдек. Алга таба 40ар метрлы ике янгын сүндерү җайланмасы — рукаваны „сигезле“ ысулы белән җыйдык һәм махсус урынга куйдык. Ярыш этапларының чираттагысы 50 килограммлы йөк автомобиле покрышкасын күчерү, гидравлик авария-коткару җайланмалары файдаланып эшләү, 70 килограммлы кислород баллоны белән тиешле араны үтү, шартлы зыян күрүчене алып чыгу, 32шәр килограммлы, унар метрлы ике рукаваны „финиш“ тамгасына алып килеп җиткерү иде. Барлык көч күнегүләре дә тулы экипировкада һәм аркага тыгызланган кислород тутырылган баллон аскан килеш башкарылды, — ди райондашларыбыз. — Әлбәттә, шактый тырышырга, күп көч түгәргә туры килде. Әмма безнең әзерлек юкка китмәде, бәйгенең республика этабыннан икенче урын белән кайттык».

Ильяс Фәхрисламов — Янсыбы авылы егете. Ул районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенә 2022 елда килә.

«Мин Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия бүлеген тәмамладым. Тик менә армия хезмәтеннән соң язмыш мине бөтенләй башка юнәлештә алып китте. Иң элек полициягә эшкә керү турында уйлаган идем дә, янгын сүндерүче һөнәре күңелемә якынрак тоелды. Бүгенге көндә мин өченче каравылда янгын сүндерүче-коткаручы булып эшлим. Беренче вакытларда җиңел булмады, әлбәттә. Әмма остазларның ярдәме белән әлеге хезмәтнең нечкәлекләренә өйрәндем, — ди ул. — Каравыл җитәкчесе, бүлекчә командиры, хезмәттәшләрем — барысы да тәҗрибәле, яхшы хәзерлекле, ышанычлы. Янгын, фаҗига урыннарына чыккач, безгә вазыйфалар билгеләнә. Аны һәркем төгәл итеп башкарырга тиеш. Аннары хезмәт вакытында бердәмлек тә бик кирәк. Кайберәүләрдән: „Сезнең эш җиңел“, — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Читтән караганда, бәлки, шулай тоеладыр. Әмма һәр хезмәтнең үз авырлыклары һәм җаваплылыгы турында да онытмыйк. Безнең өчен иң хәвефлесе — махсус сигнал тавышын ишетү. Димәк, кайдадыр янгын чыккан яисә юл-транспорт һәлакәте булган. Без, тиз арада киенеп, КамАЗга утырабыз һәм ярдәмгә ашыгабыз».

Алексей Рамазанов — Иске Юмья авылыннан. Бирегә узган елның августында урнашкан. Кыска гына вакыт эчендә әлеге куркыныч, физик һәм психологик яктан шактый авыр булган хезмәтнең эчендә «кайнарга» өйрәнә ул. 

«Удмурт дәүләт университетында укып диплом алдым да, бер ел Ош. Юмья урта мәктәбендә физик тәрбия фәне укытучысы һәм чаңгыда йөрү буенча тренер вазыйфаларын башкардым. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, кабат әлеге белем йортында биш ел эшләдем, — ди Алексей. — Ә менә 2024 елда исә һөнәремне тулысынча үзгәрттем. Бер елдан артык инде мин — янгын сүндерүче-коткаручы. Бик җаваплы хезмәт. Әлегә кадәр бер тапкыр үкенгәнем булмады. Алга таба да исән-имин эшләргә, кешеләргә ярдәм итәргә язсын».

Фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo