Олыяз авылында гомер итүче Гөлсем Хәбибуллинага 90 яшь тулды
Соңгы яңалыклар

Олыяз авылында гомер итүче Гөлсем Хәбибуллинага 90 яшь тулды

Алты балага гомер биргән Гөлсем апа хезмәт чорының 30 елын терлекчелеккә багышлый.

Бүген Олыяз авылында гомер итүче Хәбибуллина Гөлсем  Гатаулла кызына 90 яшь тулды. Аны әлеге күркәм бәйрәме белән тәбрикләргә килгәндә, нәкъ менә балалары, туганнары, якыннары, күрше-күләннәре белән матур табын артында Коръән ашы үткәргән вакытлары иде. 

Алты балага гомер биргән Гөлсем апа хезмәт чорының 30 елын терлекчелеккә багышлый: “Урал” хуҗалыгында бозаулар карый. 

Хәбибуллина Гөлсем
Гөлсем Хәбибуллина якыннары янәшәсендә.

- Әни иртәнге 5тә фермага эшкә китә иде. Безне мәктәпкә озатырга, ашатып, әзерләп җибәрергә иртәнге сәгать 7дә кайта да, өйдәге эшләрне бер кат карагач, төш чорында тагын фермага китә. Кичкә таба тагын шунда. Ул вакытта сменалы эш каралмаган иде әле, - ди төп йортта яшәүче улы Илнур. 

Күз тимәсен, Гөлсем апаның кәефе дә әйбәт, тормышны яратып яшәве, килене Ризилә, оныклары, якыннары тарафыннан кайгыртучанлыкта һәм хөрмәттә яшәве күренеп тора. 

Аны бүгенге матур бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Маликовлар киләчәктә дә көр күңелле булуын югалтмавын, сәләматлек, аек зиһен һәм бәрәкәтле тормышта яшәвен теләделәр.

Фото: Лилия Нургалиева/ "Кукмор-информ"


Нет комментариев