Кукмарадан махсус хәрби операция ветераны сайлауга гаиләсе белән килде
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан махсус хәрби операция ветераны сайлауга гаиләсе белән килде

Бергәләп сайлау участогына килүне алар гаилә өчен мөһим булган традицияләрнең берсе дип саный.

Райондашыбыз, махсус хәрби операция ветераны Ильяс Вәлиев үзенең пар канаты Илүсә һәм кечкенә улы белән Кукмара 3нче урта мәктәбе бинасында урнашкан 1670нче сайлау участогына килде.

Яшь гаилә үз тавышларын биреп, гражданлык бурычын үтәде. Бергәләп сайлау участогына килүне алар гаилә өчен мөһим булган традицияләрнең берсе дип саный.

Яшь гаилә үз тавышларын биреп, гражданлык бурычын үтәде.
Яшь гаилә үз тавышларын биреп, гражданлык бурычын үтәде. 

— Сайлауларга һәрчак йөрибез. Чөнки илебез, районыбыз һәм, шәхсән, үзебезнең гаилә өчен дә сайлаулар мөһим дип уйлыйбыз. Үз тавышын бирүдән беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Бу — һәр гражданның үз фикерен белдерү мөмкинлеге. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, — ди Вәлиевлар гаиләсе.

Сайлау участогына кечкенә уллары белән бергә килүләре дә яшь гаилә өчен бу көннең аерым әһәмияткә ия булуын күрсәтә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев